Авыл

Апаста язгы кыр эшләре бара

Бүгенге көндә көзге культуралар самолет ярдәмендә ашлана.
27.04 06:00

(Апас, 27 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева.). Апас районында язгы кыр эшләре дәвам итә. Һәр елдагыча, басуларда җир кипкәнне көтмичә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уҗымнарны тукландыру эшенә керештеләр. Бүгенге көндә көзге культуралар самолет ярдәмендә ашлана, дип яза район газетасы.

–Районда 66 мең гектарда чәчүлек җирләре бар. Аның 11 мең гектарын көзге культуралар тәшкил итә. 7800 гектарда көзге бодай, 3300 гектарда арыш чәчелгән. Көзге культураларның торышы әйбәт. “Хәерле сәгатьтә!“ дип, елларның уңышлы килүен теләп, эшне башлап җибәрдек, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Һәр елдагыча, районга авыл хуҗалыгы авиациясе килде. Кырлар өстендә “Ан-2“ самолеты очыш ясый. Экипаж әгъзалары эшне башкарып чыгу вакыты һава торышы белән бәйле булуын аңлатты.

“Свияга“ берләшмәсенең Дәвеш авылы бүлекчәсендә ашлама сибү эше 24 апрельдә башланган. Без барганда 188 гектарлы көзге бодай кырында эш бара иде.

Янәшәдә генә капчык-капчык ашламалар өелеп куелган. Аны төягеч белән Зөфәр Гатауллин төяп җибәрә.

–4 ел инде әлеге хезмәттә эшлим. Ашлама сибү оешкан төстә бара, – диде ул.

Рафил Сәлахов 20 елдан артык берләшмәдә хезмәт итә. Быел аны ашлама бушатып тору эшенә билгеләгәннәр.

– Бушатабыз да, төяп тә җибәрәбез. Бүген көне дә матур. Эшләргә бөтен шартлар бар, – диде ул.

Аграр көллият студентлары үзләренең күнекмәләрен район кырларында узалар. Илмир Төхбәтуллин белән Фәнис Абзалов язгы ашлама кертү эшләренә өлеш кертә.

–Без әле быел беренче генә тапкыр кырга чыктык. Ашлама кертү, чәчү эшләрендә катнашачакбыз, – диләр егетләр.

Кырлар өстен иңләүче экипаж әгъзалары исә, эштә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, очыш вакытында электр чыбыкларына игътибарлы, һәрчак уяу булырга кирәклеге хакында искәртте һәм умарта кортлары асраучы апаслыларны бу көннәрдә игътибарлы булырга чакырды, диелгән район хәбәрендә..
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты

Милли Шура рәисе Алтай крае дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге белән танышты.

Язучылар берлеге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтте

Идарә туган телне саклау буенча Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнүе турында әйтелде.

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкләр, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

"Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне җәмгыятьтә үзара аңлашуга тагын бер адым булачагына ышанам”, - диелгән котлауда.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә Казан Мәрьям Ана иконасы соборының интерьерын тәкъдим иттеләр

Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборының төзелеше белән танышты.