Фән һәм мәгариф

Азнакай җитәкчелеге чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты

Район җитәкчеләре һәм өлкән сыйныфларда укучылар катнашындагы "түгәрәк өстәл” сөйләшүе аларга икеләнүләрдән арынырга ярдәм итте.
27.04 09:00

(Азнакай, 27 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Уку елы тәмамланырга да санаулы гына вакыт калып бара. Чыгарылышларның да укуны дәвам итәргәме, әллә инде урта һөнәри белем алыргамы, дип уйланып йөргән чаклары. Алар өчен  Азнакайда ел башыннан төрле очрашулар, уку йортлары ярминкәләре, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелеп килә. Шәһәрнең эш белән тәэмин итү үзәге оештырган район җитәкчеләре һәм өлкән сыйныфларда укучылар катнашындагы чираттагы “түгәрәк өстәл” сөйләшүе дә аларга икеләнүләрдән арынырга, билгеле бер карарга килергә этәргеч, гамьле әңгәмә булгандыр, дип яза район газетасы.

Сөйләшүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева, учреждениеләр, оешма-предприятиеләр, авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы укытучылары, укучылары катнашты.

Һөнәр сайлау алдында торган егет-кызларның, белгечлекләр алып, хезмәт юлын башларга җыенган көллият студентларының өлкәннәргә сораулары шактый булды. Әйтик, бүгенге көндә эш бирүчеләрне кызыксындырган белгечлекләр, районның бүгенге хезмәт базары торышы, киләчәккә фаразлаулар, яшь белгечләргә каралган ташламалар, көллиятне тәмамлагач, эшкә урнашу мөмкинлекләре, бүген аеруча хаҗәтлек сизелгән эшче һөнәрләрне мәшгульлек үзәге аша үзләштерү тәртибе турында һәм тагын бик күп төрлеләре бер-бер артлы явып кына торды. Егет-кызларны шәһәрдәге автоном статусы алачак һөнәри көллиятнең яңалыклары, өстәләчәк яңа белгечлекләр дә кызыксындырды. Боларның барсы хакында да бик күп мәгълүматлар алдылар.

–Районыбыз сәнәгатенә эшче куллар да, медицина, мәгариф, башка бюджет өлкәләренә белгечлекләр дә кирәк, – диде һөнәр сайлауда киңәшләре белән уртаклашып чыгыш та ясаган, күпсанлы сорауларга да җавап биргән район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –Иң мөһиме – күңелегезгә яткан, булдыра алырдай һөнәр сайлагыз.
Бүгенге көндә икътисад базарында үз урыннарын табып, уңышлы гына эшләп килгән эшмәкәрләр үз бизнесыңны ачуда хөкүмәт һәм җирле җитәкчелек тарафыннан булган ярдәм-мөмкинлекләр хакында сөйләде.

–Тәвәккәл булырга, алга максат куеп, аңа ирешүгә бөтен көч-тырышлыкны куярга, үҗәт булырга кирәк, – дип кыю һәм үткер булырга да чакырды алар.
Егет-кызларга төрле уку йортларына район юлламалары алу тәртипләре, бу нәүбәттән эшләп килүче программалар, өстәмә һөнәри белем алу курслары хакында да тәфсилләп аңлатылды. Хәзерге вакытта берничә төр һөнәрең булу аерата хуплана, чөнки эш бирүчегә күппрофильле мобиль белгеч күпкә отышлы һәм ул иң беренче чиратта шундый квалификациялеләргә өстенлек бирә дә.

Авыл хуҗалыгы тармагы да бүгенге көндә зур үзгәрешләр кичерә. Терлекчелектә эшләүчеләр, иген үстерүчеләрнең эш шартлары да елдан-ел җиңеләя. Авылда да хәзер яхшы хезмәт хакы алып, заманча тормыш белән яшиләр. Бу хакта сөйләгән җитәкчеләр әлеге тармакка агрономнарның, ветеринария белгечләренең, киң профильле механизаторларның кирәклеген әйтеп, һөнәр алгач, үзләренә эшкә чакырдылар.

Түгәрәк өстәл сөйләшүеннән канәгать калган егет-кызлар үзләре белән шундый файдалы очрашулар үткәреп торган өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, диелә район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди

Яр Чаллыда ике бала кызамык белән чирли дигән шик туганга, вакцинация үткәрелә.

Р.Миңнеханов Россия-Мисыр багланышлары ике илнең мөмкинлекләренә туры килми дип исәпли

Рөстәм Миңнеханов һәм Әбдел-Фәттах Әс-Сиси Татарстан һәм Мисыр арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Миңнеханов һәм Мисыр Президенты террорчылыкка каршы көрәш чаралары хакында фикер алышты

«Проблема чыганаклары булган урыннарда гына көрәшергә кирәкми. Аларны бөтеләй булдырмау зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәскәү татары балалары татар булган әти-әни генә татар була ала дип исәпли

Никахлашканда кеше үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга тиеш түгел, диде Адил Ганцов

Татарларны гыйльми яктан өйрәнгән галим эшчәнлеген Казанда конференциядә тикшерәләр

Казанда лингвистика мәктәбенә нигез салган галимгə багышланган Халыкара конференциядә төрле төбәкләрдән килгән 200 галим катнаша.