Авыл

Әгерҗе районында яшәүче гаилә инкубаторда чеби чыгара һәм абзар тутырып терлек асрый

Аларны сатып шактый гына табыш та алалар.
28.04 03:00

(Әгерҗе, 28 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева).Әгерҗе районы Шаршады авылында яшәүче Гөлнара белән Минсәгыйть Әхмәтовлар өч инкубаторларында каз, мускус үрдәкләре бәбкәләре, бройлер, күркә чебиләре чыгаралар. Аларны сатып шактый гына табыш та алалар, дип яза җирле басма.

Гаилә корып яши башлауларына 19 ел аларның. Гөлнара озак еллар авыл кибетендә сатучы булып, Минсәгыйть Әгерҗедә таксида эшләгән. Балалар үстергәннәр, мал-туар асраганнар. Моннан биш ел элек лейкоз авыруы сыер асрауларына нокта куйдырта аларның. Шуннан кредит ярдәмендә үгезләр сатып алалар. Итне күбрәк Менделеев базарында саталар. Шунда сатып алучыларның ат итен үз итүләрен беләләр. Әнә шулай, абзарларындагы үгезләр янәшәсендә тайлар барлыкка килә. Аларны Сарман районыннан һәм Чаллыдан алып кайталар.

Элек-электән күпләп каз, үрдәк, бройлерлар асрап яшәгән гаилә бу юнәлештә дә эшчәнлеген киңәйтеп җибәрә. Интернет заманында кош фабрикаларыннан йомырка кайтарту ансат бит. Өч инкубаторларында каз, мускус үрдәкләре бәбкәләре, бройлер, күркә чебиләре чыгып тора. Аларны үстереп сатып та табыш ала башлый авыл уңганнары.

Апрельдән алып октябрь ахырларына кадәр Әхмәтовларның көннәре урманда үтә. Май җиткәндә иң элек кәҗә гөмбәсе (сморчки, страчки) жыялар. Сораучылар алдан ук билгеле, диләр. Авылларга, хәтта Әгерҗегә, Менделеевка кадәр илтеп бирәләр. Сморчкидан соң әтәч гөмбәсенә чират җитә. Аннан гөреҗдәләр үсеп чыга. Урман нигъмәтләренең сатудан калганнарын ярты төнгә кадәр маринадлыйлар, тозлыйлар. Гөмбәләр патшасы – ак гөмбә калкып чыккач каен урманнарына таба юл алалар. Җирән гөмбә, көзгә таба баллы гөмбә – төп гөмбәсе җыялар.

Каен һәм җир җиләгенә Алнаш, Менделеев янындагы урман буйларына кадәр йөриләр.

– Көнгә икешәр тапкыр барган чакларыбыз да була. Җыелган җиләкләрне кызыбыз Дианага сатарга калдырабыз да янәдән китәбез, – ди Гөлнара.

Соңгы биш елда менә шушы эшләр белән шөгыльләнә Гөлнара. Болар өстенә уңган бакчачы да әле ул. Чәчәкләрнең ниндиләре генә үсми аларда! Әнә, хәзер дә тәрәзә төбендәге помидор, борыч, чәчәк үсентеләре ничек кояшка үрелә. Кызлары Диана, Эмилиягә бәйләгән кофта, оекбаш, перчаткалары да матур. Верандага кояшка кибәргә элгән ат казылыклары да оста куллы икәнен күрсәтеп тора. Бертуктаусыз шалтыраган телефонга да җавап бирергә өлгерә үзе. Әле кошчылык фабрикасыннан йомырка җибәрүләрен хәбәр итәләр, әле иткә заказ бирәләр, әле пиннек алырга килү вакытын ачыклыйлар, әле комбиазык кайтуы турында әйтәләр аңа...

Абзар почмагында махсус әзерләнгән урында 180 бройлер чебиләре яшәү җыры яңгырата. Алар янына да чыгып керергә өлгерә ул. Менә шулай дөнья көтә Шаршады уңганнары.

Минсәгыйте дә төшеп калганнардан түгел. Тракторларына прицепны да үзе ясаган. Урманга да бергәләп йөриләр. Малларга печән әзерләү дә – йорт хуҗасы җилкәсендә.
– Тормыш йөген әнә шулай бергәләп тартканда гына тигез бара ул, – ди хуҗабикә.

 

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Оренбургта "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк

Кинотасма "Восток&Запад" кинофестивалендә тәкъдим ителә.

Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде

Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде – Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.

В.Соловьев милли матбугатның иң яхшы язмаларын русчага тәрҗемәсен бирергә тәкъдим итте

Россия журналистлары берлеге рәисе ММЧ турындагы законның яңа форматы турында уйланырга тәкъдим итте.