Фән һәм мәгариф

Азнакайда ата-аналар форумында яшүсмерләрне ялгыш адым ясаудан саклау турында сөйләштеләр

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә 56 балигъ булмаган исәптә тора, аларның 45 е – мәктәп укучысы.
28.04 08:00

(Азнакай, 28 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Яшүсмерләрне ничек замана әфәтләреннән, ялгыш юлга кереп китүдән сакларга? Азнакайның Балалар иҗат үзәгендә узган ата-аналар конференциясендә әлеге сорауга ачыклык керттеләр, дип хәбәр итә район газетасы.

6-8 нчы сыйныф – балачактан үсмер чакка күчеш чоры. Баланың физиологиясе белән бергә дөньяга карашы, үз-үзен тотышы, өлкәннәргә, иптәшләренә карата мөнәсәбәте дә үзгәрә. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов билгеләп узганча, бары мәктәп һәм гаилә кулга-кул тотынып кына аңа шушы катлаулы чорны үтәргә булыша ала.
Республика күләмендә уздырыла торган «Дус сыйныф серләре», «ГТО бар гаилә белән», «Без бергә» фестивальләрендә азнакайлылар да актив катнаша һәм ел саен призлы урыннар яулыйлар. Альберт Рахманов мондый бәйгеләрнең ата-ана балән баланы һәм мәктәпне якыйнайтуын әйтеп узды.

– Алда җәйге каникуллар, безнең бурыч – балаларның имин ялын тәэмин итү. Аеруча юл йөрү кагыйләрен, Интернет челтәрләрендә куркынычсызлыкны, вакыт режимын саклауга игътибар итәргә кирәк, – диде ул.

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә 56 балигъ булмаган исәптә тора, аларның 45 е – мәктәп укучысы. 16 сы – хәмерле эчемлекләр кулланган, 13 е – сугышкан, 15 е – урлашкан, калганнары тәмәке тарткан, вак хулиганлык, җәмгыятькә каршы кылган гамәлләре, хокуксыз транспорт чарасы белән идарә иткән өчен исәпкә алынган.

– Мәктәп эчендәге тәртип һәм хокук бозуларны да онытырга, андый укучыларны яшереп калырга ярамый. Вакытында ачыклап, алар белән профилактик эш алып барырыга кирәк, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе.

Эчке эшләр бүлегенең хокук бозулар профилактикасы буенча инспекторы Ирина Султиеваның чыгышыннан да ата-аналар үзләре өчен мөһим мәгълүмат алдылар.
– Соңгы вакытта Интернетта көч куллану һәм рәхимсезлекне пропагадалаучы оешмалар активлашты, яшьләр арасында шундый ук зыянлы хәрәкәтләр барлыкка килде. Шуңа күрә балаларыгызга игътибарлы булыгыз, үз-үзен тотышында әз генә тайпылыш күрсәгез дә, сәбәбен ачыкларга тырышыгыз, – диде ул.
Конференциядә шулай ук яшүсмерләрдә үз гамәлләре өчен җаваплылык тәрбияләү алымнары турында Казан инновацион университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Гөлшат Йосыпова да сөйләде.

– Форум бик эчтәлекле булды. Бала тәрбияләгәндә белгечләр киңәше бик ярдәм итә. Безнең гаиләдә 4 кыз үсә. Әлегә җитди проблемалар килеп чыканы юк. Сыйныф җитәкчеләре белән даими элемтәдә торабыз, – ди Эльвира Нурмөхәммәтова.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

"Мин Казанда еш булам. Гомумән, Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам", - диде Сергей Безруков.

Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимәнең 80 еллыгына багышланган кичә булды.

24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады, Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте.

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Динә Сәгыйтова туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча 543 балл туплаган һәм беренче булган.

Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты.