Фән һәм мәгариф

Актаныш "Каенкай" нәниләре инглиз телен өйрәнә

3-4 яшьлек сабыйларның инглиз телендә төсләрне әйтүләре, санап күрсәтүләре, үзләренең исемнәрен тулы җөмлә белән атаулары тәрбияченең олы хезмәте.
01.05 07:00

(Актаныш, 1 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Әлфия Габделкәбирова). Актаныш районы 6 нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасында әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган, дип яза җирле басма.

Чит телләрне өйрәнү - бүгенге заман таләбе. Бала татар теле белән беррәттән, рус һәм инглиз телендә дә иркен аралашырга, үз фикерен җиткерә белергә тиеш.

Районның 6 нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасында әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Бакчага йөрүче нәниләр рус телендә генә түгел,инглиз телендә дә җөмлә төзеп,сорауларга җавап бирә ала. Моның дөреслегенә 2нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән инглиз теле буенча ачык шөгыльне карагач инандым.

Тәрбияче Оксана Измаил кызы Овчинникова әлеге чарага ныклы әзерләнгән: күрсәтмә әсбаплар да,аудиоматериал да яшь үзенчәлеген исәпкә алып сайланган.

"Magic English" дип аталучы түгәрәктә балалар яратып шөгыльләнә. 3-4 яшьлек сабыйларның инглиз телендә төсләрне әйтүләре, санап күрсәтүләре, үзләренең исемнәрен тулы җөмлә белән атаулары тәрбияченең олы хезмәте.

Һәр бала белән иҗади якын килеп, белем һәм тәрбия биргән тәрбияче Оксана Измаил кызына барлык әти-әниләр исемннән зур рәхмәт әйтәбез. Гомумән, 2 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Ландыш Нур кызы Насрыева, Оксана Измаил кызы Овчинникова, тәрбияче ярдәмчесе Ландыш Рәдиф кызы Габдрашитова, төркемгә йөрүче нәниләрнең һәрберсе белән дә уртак тел табып, үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкаралар. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов Россия-Мисыр багланышлары ике илнең мөмкинлекләренә туры килми дип исәпли

Рөстәм Миңнеханов һәм Әбдел-Фәттах Әс-Сиси Татарстан һәм Мисыр арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Миңнеханов һәм Мисыр Президенты террорчылыкка каршы көрәш чаралары хакында фикер алышты

«Проблема чыганаклары булган урыннарда гына көрәшергә кирәкми. Аларны бөтеләй булдырмау зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди

Яр Чаллыда ике бала кызамык белән чирли дигән шик туганга, вакцинация үткәрелә.

Татарларны гыйльми яктан өйрәнгән галим эшчәнлеген Казанда конференциядә тикшерәләр

Казанда лингвистика мәктәбенә нигез салган галимгə багышланган Халыкара конференциядә төрле төбәкләрдән килгән 200 галим катнаша.

15 – 21 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Казанда “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең йомгаклау туры бара.