Авыл

Президент Апас районында: Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы җиңел чор кичерми

Рөстәм Миңнеханов Апас районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
04.05 19:59

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Ул очкычта, кырлар өстеннән карап очып үтте, аннан соң, авыл хезмәтчәннәре белән очрашып, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу шәһәр тибындагы Апас бистәсендә узды. Анда Татарстан лидерын озатып йөрүче - вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында механизаторларның эш шартлары һәм районның терлекчелек тармагы белән кызыксынды. “Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы җиңел чор кичерми. Әмма безнең уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы оешмалары бар”, - диде ул.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, район буенча энергия белән уртача тәэмин ителеш - 100 гектар чәчү мәйданына 128 ат көче. "Районда оештыру яхшы булганга күрә, чәчү эшләре ел саен кыска вакытта уза", - дип ассызыклады ул.

Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин 4 май торышына 335 гектарда чәчү башкарылуын әйтте. Барлык чәчү мәйданы 35 мең гектарны тәшкил итә. 22,6 мең гектарда бөртеклеләр, 3,4 мең гектарда рапс, 1 мең гектарда көнбагыш, 3,2 мең гектарда шикәр чөгендере үстерәчәкләр.

Аның сүзләренчә, 9,5 мең гектарда уҗымнар (планның 86 проценты), күпьеллык үләннәр 1,2 мең гектарда (7 процент) тукландырылган. Кыр эшләрендә 209 трактор һәм 50 чәчкеч кулланыла.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”ны "Татар-информ" сайты аша онлайн язып булачак

Диктант текстын танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова укыячак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Финляндия бизнесы һәм капиталы белән кызыксынуын әйтте

Россия һәм Финляндиянең уңышлы компанияләре вәкилләре "Корстон"да үз предприятиеләре потенциалын күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елга "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проектына керүче шәһәрне атады

Киләсе елга әлеге программага Түбән Кама керәчәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Кама аша күпер кебек хыял иде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.

“Татар-информ”да гошер сәдакасын җыю һәм тарату йомгаклары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнаша.