Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Җиңүнең ничек яулануы турында онытырга хакыбыз юк - Васил Шәйхразиев

Көл һәм җимереклекләр арасыннан Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында баш иябез, ди Котлау текстында Милли Шура рәисе.
05.05 12:01

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре исеменә Котлау тексты юллады. Текст Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында чыкты.

Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

9 Май - халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе. Зур корбаннар, күз яшьләре белән яуланган Бөек Җиңүгә быел 73 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. Бу Җиңүнең ничек яулануы турында онытырга безнең хакыбыз юк. Ватаныбызның батыр кыз-уллары үз гомерләрен аямыйча, кан-яшь түгеп якты киләчәгебезгә тыныч юл салдылар. Хәзер инде сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя.

Хөрмәтле ветераннар! Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Көл һәм җимереклекләр арасыннан Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында һәрвакыт баш иябез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын бәхетле тормыш телибез. Көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Каһарманнар даны мәңгелек!

 

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты

Милли Шура рәисе Алтай крае дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге белән танышты.

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкләр, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

"Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне җәмгыятьтә үзара аңлашуга тагын бер адым булачагына ышанам”, - диелгән котлауда.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә Казан Мәрьям Ана иконасы соборының интерьерын тәкъдим иттеләр

Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборының төзелеше белән танышты.