Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Татарстан Президенты беренче тапкыр “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды

Республикада барлыгы 2500 яңа бүләк тапшырылачак.
06.05 14:41

(Тәтеш районы, 6 май, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Тәтеш районындагы Бакырчы авылында “Якташларыбызга, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек хәтер” мемориаль комплексын ачты. Тантаналы чара барышында республикадагы яңа бүләк - “Фидакарь хезмәт өчен” медале беренче тапкыр тапшырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкне беренче булып Бакырчы авылы җирлегендә яшәүче Мөбарәкҗан Таһиров кабул итеп алды.

“Без Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән барлык кешеләрне “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү турында карар кабул иттек. Алар ике мең ярым кеше. 30 августка кадәр тантаналы рәвештә һәркайсының үзенә медальне тапшырачакбыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Бар кеше дә тынычлыкта яшәсен һәм беркем дә без күргәнне күрмәсен”, - диде Мөбарәкҗан Таһиров.

Михаил Бабич үз чыгышында мемориальне реконструкцияләү әлеге авылдан чыкан Россия Иминлек советы сәркатибе ярдәмчесе Наил Мохитов ярдәмендә мөмкин булганлыгын билгеләп үтте.

“Бакырчы авылыннан сугышка 343 кеше киткән һәм бары 138е генә исән килеш әйләнеп кайткан. Без Бөек Ватан сугышы геройлары исеме чокып язылган мемориальне ачабыз. Шулай ук биредә локаль конфликтларда катнашучыларның исемнәре дә уелган. Без барлык геройларны да хәтерлибез”, – диде Михаил Бабич.

“Шушы авылда минем әтием, бабам һәм аның әтисе туган. Биредә минем әти-әнием җирләнгән. Бу мемориаль комплексны без авыл белән булдырдык. Яшь буынны безнең әти-әниләр батырлыгында тәрбияләү һәм башка фаҗигаләр кабатланмасын өчен үрнәк бу”, - диде Наил Мохитов.

Тантаналы чарада ике Россия Герое – Россия Президенты хакимиятенең эчке сәясәт буенча төбәк сәясәте департаменты җитәкчесе Алексей Романов һәм Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров катнашты.

“Буыннар чылбыры өзелмәсен өчен чаралар узып тора, аны өзәргә юл куярга ярамый”, - диде Алексей Романов.

“Барысы да кешенең ышанычыннан тора. Без мөселман батальоннары, православие дип бүлеп карамыйбыз. Мемориаль ике өлешкә бүленгән: кем ил өчен һәлак булган, кем җиңү белән кайткан. Яшьләр биредә үз күзләре белән туганнарын, авылдашларын күрә ала, буыннар чылбыры дәвам итә”, - дип җиткерде Юныс-бәк Евкуров.

Буыннар элемтәсе өлкәннәрнең яшьләр белән сөйләшү барышында да чагыла. Рәкыя Абдулвәлиева сугыш алдыннан авылда эшли, сугыш чорында Казанда Дары аводында хезмәт куя.

“20 яшемә кадәр авылда эшләдем, 25 килограммлы орлык капчыклары ташый идек. Җиңү сүзен ишеткәч, ничек сөендек... бәйрәм булды. Аннан тагын эшкә ябыштык”, - дип сөйләде Рәкыя Абдулвәлиева.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Чуваш журналисты милли телләр язмышын тел белгечләре хәл итәргә тиеш дип саный

Ирина Трифонова сүзләренчә, ата-аналар уйламыйча туган телләрдән баш тартачаклар.

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты

Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак.

Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә дәүләт һәм дәүләти булмаган система бар.

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

12 июнь көнне Алтайда Сабан туе узачак территориядә зур фольклор бәйрәме була.