Спорт

“Чемпионнар иле” бәйгесендә җиңгән өчен ДЧ-2018 финалына билет бирәләр

Медиабәйгедә җиңүчеләр 300 мең сумга кадәр акчалата призлар, футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына билетлар алачак.
07.05 19:51

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бөтенроссия “Чемпионнар иле” бәйгесендә катнашучылар 100дән 300 мең сумга кадәр акчалата призлар һәм FIFA — 2018 футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына билетлар өчен көрәшәчәк.

35 яшькә кадәрге кешеләр катнашу мөмкинлеге булган медиабәйгенең сайлап алу этабы 13 майга кадәр дәвам итә. Финал Мәскәүдә 2018 елның 3 - 5 июнь көннәрендә узачак.

Бәйгедә дүрт юнәлеш: “Видео”, “Фото”, “Рәсем”, “Журналист очеркы, эссе, интернетта язма һәм спорт инфраструктурасын куллану турындагы проект” каралган.

Бәйгегә гаризалар 13 майга кадәр, ул көнне дә кертеп, кабул ителә.

Җиңүчеләр һәм призерлар FIFA — 2018 футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына билетлар алачак. Шулай ук футбол буенча Дөнья чемпионаты финалына да билетлар була һәм 100дән 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Аларга шулай ук 2018 елның көзендә “Чемпионнар иле” яңа телевизион проектта катнашу мөмкинлеген бирәчәкләр. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

М.Шәймиев пенсия реформасының котылгысыз булуын әйтте, Р.Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады, Оренбургта "Мулла" фильмын күрсәтәләр.

Оренбургта "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк

Кинотасма "Восток&Запад" кинофестивалендә тәкъдим ителә.

Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде

Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Кызыл Байрак авылында композитор Салих Сәйдәшевне искә алдылар

“Сәйдәш аланы” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме быел ундүртенче тапкыр үткәрелә.