Дин

Камил хәзрәт ветеран имам Харис хәзрәт Салихҗанны Җиңү көне белән тәбрикләде

Харис хәзрәт күрсәткән батырлыклары, ныклыгы, кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнә.
08.05 13:17

(Казан, 8 май, "Татар-инфом"). Бүген иртәдән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикли башлады. Иң беренче чиратта ул Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан янына барды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат  хезмәте.

  • Харис хәзрәткә – 91 яшь. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары, ныклыгы, кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнә. Моннан тыш гомеренең күп елларын ул, мәчет имамы буларак, рухи хезмәткә багышлый.

"Камил хәзрәт ветеран имамны котлады, рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм аңа ныклы сәламәтлек теләде. Ветераннарны тәбрикләү бүген көн дәвамында бар Республикабыз буенча дәвам итәчәк. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Татарстан имам-мөхтәсибләре кулыннан бәйрәм бүләкләрен илледән артык Бөек Ватан сугышы ветераны алачак", диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Үзенең бәйрәм котлавында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, Камил хәзрәт нигездә совет мөселманнарының Җиңүгә керткән өлешләрен искә төшергән.

"Татарлар Бөек Ватан сугышы елларында мөселман милләтләре арасында Советлар Союзы геройлары саны буенча беренчелекне тоталар. Үсеп килүче буынга халкыбызның күренекле дин эшлеклесе – мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлевның гамәлен белү, истә тоту һәм хөрмәтләү тиешле – сугышның иң кызган авыр елларында фашистлар Германиясенә җиһад игълан итүче һәм илнең барлык мөселманнарын изге сугышта катнашырга чакыручы фәтва чыгара ул. Әлеге документ СССРның барлык мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителә һәм фашизмга көрәштә дин кардәшләребезнең берләшүендә мөһим роль уйный. Габдрахман хәзрәт тарафыннан кылынган Ватанга тугрылык, Туган илне ярату үрнәге бәяләп бетергесез: ул шулай ук танк колоннасы төзелешенә шәхсән үзеннән 50 мең сум күләмендә акча бүлеп чыгарып ярдәм күрсәтә. Без бабаларыбыз белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз: алар кырыс совет чорында диннәрен, традицияләрен генә түгел, үз Ватаннарына ихласлыкларын да саклап калганнар", диелә Татарстан мөфтие мөрәҗәгатендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең Себер фестивале була

27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр узачак фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәр татар кешесе катнаша ала.

Рөстәм Миңнеханов 45 ел элек Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда катнашты

1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Башкортстанда беренче тапкыр кош сурәте төшерелгән археологик һәйкәл табылган

Горизонталь плитәдәге тар ярыкта металл корал белән төшерелгән кош сурәте мүк белән капланган булган.

Төмәндә Тимур Насыйров истәлегенә ат ярышлары була

Урал федераль округы чемпионаты Түбән Тәүдедә узачак.