Рәсми Татарстан

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланды

Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган күренешләр, шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләр белән ачылды.
09.05 10:09

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бу минутларда Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, башка вазифаи затлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.

Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган күренешләр, шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләрдән башланды. Тантаналы чарада 1945 елгы Җиңү көне бәйрәме сәхнәләштереп күрсәтелде.

  • Бүген Казанның Җиңү паркында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хәрби тынлы оркестрлар Бөек Ватан сугышы чоры композицияләрен башкарачак, 1930 – 1940 еллар костюмнарында 40тан артык пар вальс әйләнәчәк. 
  • Салют 22.00 сәгатьтә башлана. Ул 3 минут дәвам итәчәк. Казандагы бәйрәм салютын "Татар-информ" сайтында карап булачак. Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/209/ 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең Себер фестивале була

27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр узачак фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәр татар кешесе катнаша ала.

Рөстәм Миңнеханов 45 ел элек Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда катнашты

1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Башкортстанда беренче тапкыр кош сурәте төшерелгән археологик һәйкәл табылган

Горизонталь плитәдәге тар ярыкта металл корал белән төшерелгән кош сурәте мүк белән капланган булган.

Төмәндә Тимур Насыйров истәлегенә ат ярышлары була

Урал федераль округы чемпионаты Түбән Тәүдедә узачак.