Дин

Голәмалар шурасы "Гыйбадәт кылу һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә"не тикшерде

Яңа басмада җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уку, мәетне юу, кәфенләү, күмү һәм башка дини йолаларны үтәү тәртибе тулыландырып язылачак.
09.05 10:50

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Кичә, 8 майда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмалар шурасы утырышында катнашты. Яңартылган шураның беренче җыелышында “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” тикшерелде. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан дүрт ел элек “Хозур” нәшриятында “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” әзерләп бастырылган иде. Хәзер әлеге нигезләмәне тулыландыру мәсьәләсе килеп басты. Голәмалар шурасы әгъзалары яңа басмага җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уку, мәетне юу, кәфенләү, күмү, каберләрне зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре үткәрү, исем кушу, Коръән укыту кебек йолаларны үткәрү тәртипләрен бар нечкәлекләре белән тулыландырып язу һәм әлеге нигезләмәгә никах, талак мәсьәләләрен дә өстәү турында килеште.

“Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” Татарстан имамнары тарафыннан гыйбадәт кылуларны һәм дини йолаларны бердәй рәвештә башкаруны күздә тота. Аның нигезендә дин әһелләре берләштерелгән стандарт нигезендә эш алып барачак. Нигезләмәгә дин әһелләренең тышкы кыяфәте, киенү әдәбе мәсьәләләрен дә беркетү күздә тотыла, диелгән хәбәрдә.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

М.Шәймиев пенсия реформасының котылгысыз булуын әйтте, Р.Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады, Оренбургта "Мулла" фильмын күрсәтәләр.

Оренбургта "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк

Кинотасма "Восток&Запад" кинофестивалендә тәкъдим ителә.

Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде

Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Кызыл Байрак авылында композитор Салих Сәйдәшевне искә алдылар

“Сәйдәш аланы” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме быел ундүртенче тапкыр үткәрелә.