Икътисад

Дубай Ислам банкының Россиядәге филиалын ачу өчен Казан мәйданчыгы гына карала

Дубай Ислам банкы генераль директоры Аднан Чилван KazanSummit форумында катнаша.
10.05 09:50

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның ислам банкингы өлкәсендә потенциалы югары, дип белдерде Дубай Ислам банкы генераль директоры Аднан Чилван «Татар-информ» агентлыгына.

Моңа кадәр ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина банкның Татарстанда үз филиалын ачарга җыенуы хакында хәбәр иткән иде.

«Дубай Ислам банкы – дөньядагы беренче ислам банкы. Безнең җиде илдә (нигездә, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка һ.б.) филиалларыбыз бар. Әмма без һәрвакытта да дөньяда ислам финанслары механизмнарын киңәйтү вариантларын карыйбыз. Россия күптән күз уңында иде һәм Татарстаның бу уңайдан мөмкинлекләре зур дигән нәтиҗәгә килдек», - диде Аднан Чилван.

Банк башлыгы сүзләренчә, KazanSummit мәйданчыгы – сөйләшүләр алып бару һәм төбәктә норматив сәясәтне өйрәнү өчен яхшы мөмкинлек. Ул алга таба әлеге тәҗрибәнең бөтен илгә таралачагына ышаныч белдерде.

Казанда банкның филиалы кайчан ачылачак дигән сорауга, Аднан Чилван әлегә аның төгәл вакыты турында сөйләргә иртәрәк, дип җавап бирде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты

Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак.

Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә дәүләт һәм дәүләти булмаган система бар.

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

12 июнь көнне Алтайда Сабан туе узачак территориядә зур фольклор бәйрәме була.

Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды

Мәскәү татарлары “Штабы” Әгерҗе районы Кызыл Наратлык авылындагы “Сәҗдә” мәчетендә ифтар оештырды.