Икътисад

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарында тәкъдим ителәчәк

Татарстан компаниясе быелның җәендә Россиядән читтә үз филиалларын ачарга ниятли.
10.05 11:38

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). «Түбәтәй» хәләл тиз туклану федераль челтәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарында тәкъдим ителәчәк. Компаниянең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта белдерде.

«Халыкара мәйданга чыгуыбыз – 2018 елның зур казанышы. Быелның җәендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә филиалыбыз ачылачак, аннары Согуд Гарәбстаны, Оман һәм Кувейт базарына үтеп керергә ниятлибез. Моннан тыш, Татарстанда камыр ризыклары өчен ярымфабрикатлар җитештерү конвейеры сафка басачак. Хәзер аның өчен урын сайлыйбыз», - диде Руслан Гыйльметдинов.

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре RUSSIA HALAL EXPO Халыкара хәләл-индустрия күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» Халыкара икътисади саммиты кысаларында уза. Саммит бүген «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә ачылды һәм 12 майга кадәр дәвам итәчәк.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең Себер фестивале була

27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр узачак фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәр татар кешесе катнаша ала.

Рөстәм Миңнеханов 45 ел элек Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда катнашты

1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Башкортстанда беренче тапкыр кош сурәте төшерелгән археологик һәйкәл табылган

Горизонталь плитәдәге тар ярыкта металл корал белән төшерелгән кош сурәте мүк белән капланган булган.

Төмәндә Тимур Насыйров истәлегенә ат ярышлары була

Урал федераль округы чемпионаты Түбән Тәүдедә узачак.