Рәсми Татарстан

Татарстан-Тунис эшлекле форумын уздыру көтелә

Рөстәм Миңнеханов X халыкара икътисадый саммитында Тунис Дәүләт секретаре Хатем Фәрдҗани белән очрашты.
11.05 07:21

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Кичә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов X халыкара икътисадый саммитында Тунис Тышкы эшләр министрлыгының икътисадый дипломатия буенча Дәүләт секретаре Хатем Фәрдҗани белән очрашты. Очрашуда яклар Татарстанга сентябрь аенда Тунис бизнес даирәләре делегациясе килүе турында килештеләр. Моннан тыш Татарстан-Тунис эшлекле формы уздырылачак. Бу хакта республика җитәкчесенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россиядә Тунис илчесе Мөхәммәт Али Шихи катнаштылар.

Хатем Фәрдҗани Рөстәм Миңнехановка Тунис Хөкүмәте исеменнән Казан саммиты уңышлы үтүен теләде. Шулай ук Россия-Тунис мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Тунис багланышларын үстерү кирәклеген билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов элемтәләрне ныгыту буенча эшләр планы төзеләчәге турында хәбәр итте. Шулай ук очрашуда яклар Татарстанга сентябрь аенда Тунис бизнес даирәләре делегациясе килүе турында килештеләр. Моннан тыш Татарстан-Тунис эшлекле формы уздырылачак.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде, кырларда игеннәрнең яртысы җыеп алынды, иртәгә томан булуы көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде

Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде – Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашты.

Казанда Иске таш мәчетендә ремонт башланды

Мәчетнең түбәсен һәм манарасы ремонт эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла.