Икътисад

“Россия Почтасы” самолетлары Кытайдан Казанга даими посылкалар ташый башлады

Атналык авиарейслар Ханчжоудан Казанга 23 тонна почта алып киләчәк.
11.05 14:53

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). “Россия Почтасы” Ту-204С самолетларында Кытайның Ханчжоу шәһәреннән Казанга почта посылкаларын китерә башлады. Татарстан башкаласыннан почта Россиянең Европа өлешендәге халыкка киләчәк. Бу хакта почта операторының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Почта операторының матбугат хезмәтендә китереп бирүне шәхси авиация куллану, Казан аэропортында логистик үзәк булуы шактый тизләтә, дип тә белдерделәр. Кытайдан посылкалар турыдан-туры һава судносыннан шунда эләгә һәм таможня аркылы уза, шуннан соң адресатларга таратыла.

Мондый бер рейс 23 тонна почта посылкаларын ташырга мөмкинлек бирә. “Россия Почтасы”ның шәхси самолетлары Казан аэропортына һәр атна саен киләчәк, дип әйтелә операторның матбугат-хезмәте хәбәрендә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.

Туристларга Казанда милли сәнгать белән танышу кызыклы - Гөлчәчәк Нәҗипова

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан музейлары программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Айдар Галимов: Туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара

“Без, кызганычка каршы, барыбыз да шуңа өлеш кертәбез”, - ди җырчы.

Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар

Мәскәүдә Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.