Икътисад

Төркия компаниясе Татарстанда 12 млн долларга теплица төзергә әзер

Компания, “Алабуга” зонасыннан тыш, Татарстанның башка өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территорияләрен дә файдаланырга уйлый.
11.05 18:59

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Диана Авакян). Төркиянең “Дизайн Групп” компаниясе Татарстанда 12 млн долларга теплица төзелеше буенча сөйләшүләрне дәвам итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Республика Инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге генераль директорының урынбасары Әнвәр Мавланов сөйләде.

Компания 2015 елда республика белән кызыксына башлады, ул вакытта алар “Алабуга” максус икътисадый зонасында мең гектарга якын мәйданда теплица төзергә планлаштырганнар иде. Хәзер Авыл хуҗалыгы министрлыгы компанияне зур булмаган мәйданда теплица төзергә кирәклегенә ышандыра. Иң яхшысы 6 гектарда эш башлау, ди Мавланов.

Компания “Алабуга” махсус икътисадый зонасыннан тыш, Татарстанның башка өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә - Яшел Үзәндә, Чаллыда да мәйданчыклар эзли. Күптән түгел компания вәкилләре Яшел Үзәндә Инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре белән очраштылар.

“Алар беренче теплицаларны төзегәч, дәүләттән гарантияләнгән ярдәм алачак. Шул вакытта алга таба төзергә мөмкин булачак, бу - сынау проекты гына”, - диде Әнвәр Мавланов.

Төркия эшмәкәрләре бер гектар мәйданда теплица төзүгә 2 млн доллар чамасы чыгым тотарга җыена.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар – Илдар Гыйльметдинов

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча РФ Президенты администрациясендә киңәшмә узды, дип хәбәр итте депутат.

Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан роботларын сатып алганнар

Җитештерүдә биш кеше хезмәтен бер робот алыштырачак.

Эстониядә республиканың йөз еллыгына багышлап Сабан туе оештырганнар

Сабан туена Литва, Швеция, Чехия һәм Эстониянең барлык шәһәрләреннән килгәннәр.

Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады

"Газпром"га әлеге тема буенча тәҗрибә-конструкторлык эшен хәзерге вакытта Иннополис университеты башкара.

Әгерҗедә Солтановлар гаиләсе бытбылдык үрчетә

Бүгенге көндә бу хуҗалыкта 2,5 мең баштан артык кош бар.