Сәясәт

“Марий ушем” оешмасы Дәүләт Думасына туган телләрне укытуга бәйле мөрәҗәгать әзерли

Оешма җитәкчесе Владимир Козлов барлык телләрнең дә тигез хокуклы булуына басым ясый.
13.05 09:41

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Марий Эл Республикасының “Марий ушем” (мари берлеге) иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Козлов туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына бәйле рәвештә Дәүләт Думасына мөрәҗәгать әзерләнүен “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Бик күп әйбер Дәүләт Думасыннан тора. Халык фикерен тыңламасалар, бик начар булачак, әлбәттә. Без бит марилар теле иң яхшы тел димибез, татар халкы да татар теле иң яхшы тел дими, без бары тик телләр, халыклар кебек, тигез хокукка ия дибез”, - диде Владимир Козлов.

“Марий ушем” җитәкчесе туган телләрне яклаучы җәмәгатьчелек вәкилләре аз булуына зарланды. “Марий Эл Республикасында курыкмыйча сүз әйтерлек, туган телне саклап калу максатыннан көрәшерлек кеше юк диярлек”, - ди Козлов.

Ул туган телне укытуны факультатив дәрәҗәгә төшерүнең нәтиҗәләре берничә елдан соң күренәчәк дип уйлый. “Туган телләр юкка чыгарга тиеш түгел. Чит ил телләрен дә мәҗбүри рәвештә өйрәтәләр бит. Ничек инде туган тел факультатив кебек кенә тәкъдим ителсен. Бу бит баланың хисләрен кимсетеп кенә калмый, аның психикасына да зыян сала”, - диде Владимир Козлов.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты

Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак.

Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә дәүләт һәм дәүләти булмаган система бар.

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

12 июнь көнне Алтайда Сабан туе узачак территориядә зур фольклор бәйрәме була.

Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды

Мәскәү татарлары “Штабы” Әгерҗе районы Кызыл Наратлык авылындагы “Сәҗдә” мәчетендә ифтар оештырды.