Татар дөньясы

Самараның Новокуйбышевск шәһәрендә сигезенче тапкыр Сабан туе була

Милли бәйрәм 17 июньгә билгеләнгән.
13.05 09:27
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Самара өлкәсе Новокуйбышевск җирлегендә быел сигезенче тапкыр Сабан туе узачак. "Самар татарлары" сайты хәбәр итүенчә, милли бәйрәм 17 июньгә билгеләнгән. 
 
Чарада традицион милли бәйгеләрдән тыш, бәйрәм концерты да тәкъдим ителәчәк. Анда Татарстан, Самара һәм Новокуйбышевск артистлары чыгыш ясаячак. 
 
Бәйрәмне Новокуйбышевск татарларының "Туган тел" үзәге оештыра. 
 
Сабан туе "Победа" паркында иртәнге унда башлана.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты

Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак.

Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә дәүләт һәм дәүләти булмаган система бар.

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

12 июнь көнне Алтайда Сабан туе узачак территориядә зур фольклор бәйрәме була.

Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды

Мәскәү татарлары “Штабы” Әгерҗе районы Кызыл Наратлык авылындагы “Сәҗдә” мәчетендә ифтар оештырды.