Авыл

Марат Әхмәтов Мөслим районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Сабан культураларын чәчү 19 мең гектарга якын мәйданда башкарылган.
13.05 19:00

(Мөслим, 13 май, "Татар-информ", "Авыл утлары"). ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә Мөслим районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Баш аграрий, район башлыгы Рамил Муллин белән кырларда эш барышын очкычтан күзәткәннән соң, “Туган як” агрофирмасы басуында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, дип яза җирле басма.

Рамил Муллин районда язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, сабан культураларын чәчү 19 мең гектарга якын мәйданда башкарылган. Бу – планлаштырылганның 32 проценты дигән сүз.

– Хуҗалыклар техник культуралар чәчүгә кереште. Әлегә чәчүдә көнлек җитештерүчәнлек – 3050 гектар тирәсе. Бу күрсәткечне 4000 гектарга җиткереп, чәчүне атна-ун көндә төгәлләү бурычы тора. Уҗым һәм күпьеллык үлән тукландыру төгәлләнү алдында, – диде район башлыгы.

Марат Әхмәтов районның эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең эшләре белән дә якыннан танышты. Аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Районда уңай динамика булуын, бигрәк тә игенчелек тармагына зур инвестицияләр кертелүен хуплады.“Игенчелектә системалы, югары технологияләргә нигезләнгән эш алып баручы “Август” компаниясенннән күп нәрсәгә өйрәнергә була, аларга иярегез, – диде министр.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен чәчүне билгеләнгән вакытта башкарып чыгарга чакырды. “Туфрактадым запасынсаклап калу мөһим. Һәркайда технологияне саклап эшләү сорала. Республикада бер атнага якын коры, җылы һава торышы сакланачак. Шуңа күрә эшкә ныклап моблизацияләнү кирәк”, – дип ассызыклады министр.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты

Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак.

Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә дәүләт һәм дәүләти булмаган система бар.

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

12 июнь көнне Алтайда Сабан туе узачак территориядә зур фольклор бәйрәме була.

Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды

Мәскәү татарлары “Штабы” Әгерҗе районы Кызыл Наратлык авылындагы “Сәҗдә” мәчетендә ифтар оештырды.