Мәдәният

Муса Җәлил театры балет артисты дәүләт бүләгенә лаек булды

Руслан Савденов - күпсанлы халыкара фестиваль һәм конкурслар лауреаты.
14.05 07:39

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты, күпсанлы халыкара фестиваль һәм конкурслар лауреаты Савденов Руслан Мөхтәр улына дәүләт бүләген тапшырды, диелә Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Президенты Указы нигезендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет артисты (солист) Савденов Руслан Мөхтәр улына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде, диелә хәбәрдә. Әлеге югары бүләк балет биючесенә нәтиҗәле хезмәте һәм балет сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен бирелгән.

  • Савденов Руслан Мөхтәр улы 1983 елның 5 июлендә Алма-Ата шәһәрендә туа. А.В. Селезнёв исемендәге Алма-Ата хореография училищесын тәмамлый. 2002-2012 елларда – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, 2012-2017елларда – П.Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет театры солисты, 2017 елдан – Франц○иянең Тулуз шәһәрендәге Theatre du Capitol балеты солисты.
  • Казанда бүгенге көннәрдә бара торган Нуриев исемендәге классик балет фестивалендә Шүрәле ролен башкару өчен Руслан Савденов Франциядән килде. Ул Җәлил театры сәхнәсендә Шүрәле ролен  соңгы тапкыр 2011 елда башкарган булган. 

 “Соңгы тапкыр Шүрәлене 2011 елда биегән идем. Казанга чакыруны рәхәтләнеп кабул иттем һәм бик яратып әзерләндем”, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә "Шүрәле" спектакленә кадәр әңгәмәдә. 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең Себер фестивале була

27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр узачак фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәр татар кешесе катнаша ала.

Рөстәм Миңнеханов 45 ел элек Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда катнашты

1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Башкортстанда беренче тапкыр кош сурәте төшерелгән археологик һәйкәл табылган

Горизонталь плитәдәге тар ярыкта металл корал белән төшерелгән кош сурәте мүк белән капланган булган.

Төмәндә Тимур Насыйров истәлегенә ат ярышлары була

Урал федераль округы чемпионаты Түбән Тәүдедә узачак.