Хәвеф-хәтәр

Казанның Автосервис урамында чыккан янгында бер кеше зыян күргән

Балтыры һәм аркасы пешкән ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
14.05 10:52

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Казанның Автосервис урамында чыккан янгында бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр агентлык Казанның элеккеге 3нче тимер-бетон эшләнмәләр заводы территориясендә ягулык мичкәләре януы хакында хәбәр иткән иде. Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тирәсе тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр 9.41 сәгатьтә янгынны сүндергән.

Янгында 32 яшьлек шәхси предприятие хезмәткәре зыян күргән. Балтыры һәм аркасы пешкән ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде, кырларда игеннәрнең яртысы җыеп алынды, иртәгә томан булуы көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде

Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде – Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашты.

Казанда Иске таш мәчетендә ремонт башланды

Мәчетнең түбәсен һәм манарасы ремонт эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла.