Җәмгыять, Татар дөньясы

Япониянең Татар теленнән халыкара олимпиадада җиңүче яшьләре Токиода очрашып сөйләшкән

“Татар теленнән олимпиада истәлекләрен уртаклаштык, тел мәсьәләсе турында сөйләштек”, - дип белдерде Юто Хишияма.
14.05 11:14

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадаларда катнашкан япониялеләр Юто Хишияма, Мидзуки Накамура, Чихиро Тагучи Япониянең Токио шәһәрендә очрашкан. Бу хакта Юто Хишияма социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

  • 2018 елда Казанда татар теленнән VI халыкара олимпиада 22-25 апрель көннәрендә үтте. Юто Хишияма – 2014 елда халыкара олимпиадада катнашкан беренче япон вәкиле.

“Чихироны 1нче урын алуы белән котлау өчен, Токиодагы кафеларның берсендә очраштык. Татар теле буенча олимпиада истәлекләрен уртаклаштык. Тел мәсьәләсе турында сөйләштек. Мин үзем японнардан олимпиадада беренче булып катнаштым. Аннары киләсе елга Мидзукины чакырдым”, - ди Юто “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мидзуки Накамура 2017 елгы олимпиадада Гран-при яулады. “Үзем япон булсам да, йөрәгем – татар, чөнки әбием - татар милләтеннән. Татар теле – матур тел, мәдәният теле. Бу матур телне безнең балаларыбыз өчен, бөек татар халкының киләчәге өчен саклыйк. Бу матур телне онытмагыз. Бергәләп күбрәк өйрәник”, - дип сөйләгән иде ул былтыр агентлыкка биргән интервьюсында.

Мидзуки Накамура тәкъдиме буенча, быел олимпиадага Япониянең Канагава шәһәреннән Чихиро Тагучи килгән иде. Ул олимпиадада беренче урынга лаек булган.

  • Татар теленнән VI халыкара Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Быел татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сынады. Татарстаннан - 216, Россиянең 26 төбәгеннән - 92, 13 чит илдән - 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән - 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнашкан иде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.

Туристларга Казанда милли сәнгать белән танышу кызыклы - Гөлчәчәк Нәҗипова

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан музейлары программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Айдар Галимов: Туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара

“Без, кызганычка каршы, барыбыз да шуңа өлеш кертәбез”, - ди җырчы.

Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар

Мәскәүдә Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.