Сәясәт

Кудрин Хисап палатасын җитәкләргә ризалык бирде

Алексей Кудрин унбер ел Россия финанс министры булып эшләгән иде.
14.05 12:53

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Бүген Алексей Кудрин Россия Хисап палатасын җитәкләргә ризалык бирде. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

  • Канун буенча, Хисап палатасы рәисен алты елга билгеләп куялар. 

Агентлык бу хәбәрне "Бердәм Россия" фракциясе президиумы утырышында катнашучыга сылтама белән җиткерде.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Кудринны яхшы җитәкче булачак дип әйткән. 

  • Алексей Леонидович Кудрин - Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр. Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары (1996-1997), Россия финанс министры (2000-2011), Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары (2000-2004, 2007-2011), Стратегик эшләр Үзәге советы рәисе (2016-хәзергә кадәр).

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде, кырларда игеннәрнең яртысы җыеп алынды, иртәгә томан булуы көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде

Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде – Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашты.

Казанда Иске таш мәчетендә ремонт башланды

Мәчетнең түбәсен һәм манарасы ремонт эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла.