Хәвеф-хәтәр

Янгын сүндерүчеләр дөрес эшләгәнгә, Автосервис урамында шартлау булмый калган

Бүген иртән Казанның элеккеге 3нче тимер-бетон эшләнмәләр заводы территориясендә 25 ягулык цистернасы янган.
14.05 15:23

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Янгын белән көрәшүчеләрнең төгәл һәм дөрес эш итүе аркасында, Автосервис урамында шартлау булмый калган һәм янгын якын-тирәдәге корылмаларга таралмаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән Казанның элеккеге 3нче тимер-бетон эшләнмәләр заводы территориясендә 25 ягулык цистернасы янды.

112 бердәм номерына янгын турында күпсанлы хәбәрләр иртәнге тугызынчы яртыда килә башлаган. Ут белән көрәшүчеләр урынга 10 минут эчендә килеп җиткән.

Алар килгәндә цистерналар дөрләп яна, резервуарлардан кайнар сыеклык ага, шартлау һәм янгынның күрше-тирә корылмаларга күчү куркынычы килеп туа.

Гадәттән тыш хәл булган урында 24 берәмлек техника һәм 84 кеше эшләгән. Янгынны 9.41 сәгатьтә сүндергәннәр.

Хәзерге вакытта белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклый. Урында Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә лабораториясе, Роспотребнадзор хезмәткәрләре эшли.

«Янгынның сәбәпләре хакында соңрак хәбәр итәчәкбез. Ул технологик процессны бозу яки ут белән саксыз эш итү аркасында чыккандыр, мөгаен. Барлык версияләр дә тикшерелә. Предприятие буяу җитештерү белән шөгыльләнгән, 100 тоннага якын ацетон, толуол һәм изобутанол (300 кубка якын тиз кабынып китә торган сыеклык һәм химия) кулланышта булган», - дип хәбәр итте янгын булган урында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаил Мотыйгуллин. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Оренбургта "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк

Кинотасма "Восток&Запад" кинофестивалендә тәкъдим ителә.

Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде

Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде – Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.

В.Соловьев милли матбугатның иң яхшы язмаларын русчага тәрҗемәсен бирергә тәкъдим итте

Россия журналистлары берлеге рәисе ММЧ турындагы законның яңа форматы турында уйланырга тәкъдим итте.