Дин

Казансу яры буендагы мәчетне Корбан бәйрәменнән соң ачарга җыеналар

Татарстанда Гекдениз Карадениз ярдәме белән салына торган мәчетнең шулай ук җәй азагына төзелеп бетүе мөмкин.
14.05 16:57

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кремль астындагы Казансу яры буенда мәчетне Корбан бәйрәменнән соң ачарга җыеналар. Бу хакта бүген “Татар- информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Ул мәчетнең исеме әлегә төгәл билгеле булмавын әйткән иде. Әмма матбугат очрашуы тәмамлангач, журналистларга документларда мәчетнең “Ирек” мәчете дип язылганын белдерде. “Казансу буенда рәхәтләнеп йөреп, кереп намаз укып чыга алачаксыз”, - диде мөфти. Әлеге мәчет 2016 елның язында төзелә башлаган.

“Рубин” футбол командасының элекке уенчысы Гекдениз Карадениз ярдәме белән салына торган мәчетнең төгәл кайчан ачылачагын Камил хәзрәт әйтә алмады. “Кыш көне сөйләшкән идек, бүтән сөйләшмәдек. Җәйгә дигәннәр иде, әле белешмәдем. Корбаннан соң дип тә әйткәннәр иде, әлегә төгәл белмим”, - диде. Биектау районында төзелә торган бу мәчетнең “эш” исеме “Карадениз” булуын билгеләп узды.

Диния нәзарәте рәисе, шулай ук, “Мозаффария” мәктәбендә төзү-төзекләндерү эшләре алып барылуын белдерде. “Бу сентябрьгә үк өлгертә алмаячакбыз. Киров районында тагын бер бина алдык, малайларга шунда була, монда кызларга гына. Документлар әзерләнә, бу - катлаулы эш”, - диде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Оренбургта "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк

Кинотасма "Восток&Запад" кинофестивалендә тәкъдим ителә.

Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде

Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде – Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.

В.Соловьев милли матбугатның иң яхшы язмаларын русчага тәрҗемәсен бирергә тәкъдим итте

Россия журналистлары берлеге рәисе ММЧ турындагы законның яңа форматы турында уйланырга тәкъдим итте.