Фән һәм мәгариф

“Телләргә каршы” закон проектын карауны көзгә күчергәннәр

Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проекты җәмәгатьчелекнең күпчелек өлешендә тискәре реакция тудырды.
14.05 18:40

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проектын карау Дәүләт Думасының көзге сессиясенә күчерелгән. Ул сентябрь аенда булырга тиеш. Тиешле карарны Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты кабул иткән. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында проект карточкасында әйтелгән.

“Мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 2018 елның 10 апрелендә кертелгән. Аның авторлары туган телләрне укытуны вариатив (мәҗбүри булмаган) өлешкә күчерүне тәкъдим итә.

Парламентарийлар тәкъдиме җәмәгатьчелекнең күпчелек өлешендә негатив реакция тудырды. Интернетта аңа каршы имза җыю оештырылды. Петициягә инде 21 меңләп кеше имза куйган.

10 майда туган телләрне саклауны яклап чыгучы инициатив төркем милли республикалар мәнфәгатен яклаучы Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына ачык мәрәҗәгать юллады.

Соңрак Россия Президенты карамагындагы Кеше хокуклары буенча совет та парламентарийлар тәкъдименә каршы чыкты.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

"Мин Казанда еш булам. Гомумән, Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам", - диде Сергей Безруков.

Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимәнең 80 еллыгына багышланган кичә булды.

24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады, Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте.

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Динә Сәгыйтова туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча 543 балл туплаган һәм беренче булган.

Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты.