Мәдәният

Кукмарада тынлы уен кораллары оркестрларының төбәкара фестиваль-конкурсы булды

Конкурс ТАССРның 100 еллыгына һәм Кукмара тынлы оркестрының 25 еллыгына багышланган иде.
15.05 03:00

(Кукмара, 14 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Район Мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына һәм Кукмара балалар тынлы оркестрының 25 еллыгына багышланган "Кукмараның бакыр авазлары" дигән IV төбәкара фестиваль-конкурсы булды. Әлеге чарага республиканың төрле районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән дә ансамбльләр килгән идее, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-Без үзебезнең тынлы оркестрыбыз булу белән бик бай, алар районда үткәрелә торган барлык тантаналы чараларда да катнашалар, - дип сәламләде район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина фестивальдә катнашучыларны.

Әлеге фестиваль дүртенче тапкыр үткәрелә, шул вакыт аралыгында аны безнең республика гына түгел, күрше төбәкләрдәге иҗат коллективлары да яратып өлгерде. Кукмарада тынлы оркестр тавышы беренче тапкыр сугышка хәтлек үк яңгырый. Әмма Бөек Ватан сугышы башлангач, ансамбльнең 24 кешесен фронтка алалар. Кызганычка каршы, шуның өчесе генә исән-сау әйләнеп кайта. 1950 елдан Николай Пляшенков тынлы оркестрның яңа составын җитәкли. Ә 1993 елда Кукмара сәнгать мәктәбенә яшь белгеч, тынлы уен кораллары укытучысы Марат Хәсәнов килә. Аның кул астында оркестр үсеп, кешеләр саны утызга кадәр җитә. Балалар тынлы оркестры бүгенге көндә дә актив иҗади эшчәнлек алып бара.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.

Туристларга Казанда милли сәнгать белән танышу кызыклы - Гөлчәчәк Нәҗипова

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан музейлары программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Айдар Галимов: Туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара

“Без, кызганычка каршы, барыбыз да шуңа өлеш кертәбез”, - ди җырчы.

Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар

Мәскәүдә Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.