Авыл

Чүпрәледә терлекләр җәйге лагерьларга күчерелә

Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте базасында үткәрелгән семинар әлеге мәсьәләгә багышланган иде.
15.05 05:00

(Чүпрәле, 15 май, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Гадәттәгечә май урталарында Чүпрәле авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге терлекләр җәйге лагерьларга күчерелә. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте базасында үткәрелгән семинар әлеге мәсьәләгә багышланган иде. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Агро идарә начальнигы Тәлгать Халитов семинарны ачканда малларны җәйләүгә күчерү вакыты җиткәнлеге һәм аны якын көннәрдә төгәлләргә дә кирәклеген искәртте, дип яза җирле басма.

Семинарның биредә үткәрелүе дә очраклы түгел. "Цильна" хуҗалыгы терлекчелек продуктлары җитештерү буенча районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылардан санала. Монда тармактагы барлык эшләр дә фәнгә нигезләнгән, малларны ашату – эчертү технологиясе галимнәр белән киңәшләшеп башкарыла, яшь үрчем алу һәм аларның сакланышын тәэмин итү буенча да алдынгы алымнар кулланыла. Мондагы тәҗрибәне районның терлекчелек белгечләре ныклап өйрәнергә тиеш. Хуҗалыкта семинарга бик ныклап әзерләнгәннәр. Җитештерү тармагындагы барлык күрсәткечләр аерым таблицаларда күрсәтелгән, динамикалы үсеш нәтиҗәләре күз алдында. Бүгенге көндә биредә һәр сыердан тәүлек саен уртача 22 килограмм сөт савыла, 20 тоннага якын продукция сатыла. Хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров чыгыш ясап, терлекчелектәге барлык эшләргә дә конкрет анализ ясады. "Таблицалардагы саннарга күз салыгыз, аларның берсе дә ялган түгел",- дип шаяртып та алды. Семинарда катнашучылар сыер савучыларның хезмәт хаклары белән дә кызыксындылар. Кайбер оешмалардагы кебек монда "конфиденциаль" терминын кулланмыйлар. Алдынгы сыер савучы Нурзидә Сөләйманованың, мәсәлән, уртача дүрт айлык хезмәт хакы 47051 сум булган, Гөлинә Алиакберованың аннан аз гына кимрәк - 41856 сумны тәшкил иткән. 29 сыер савучы арасында күбесе 30 мең сум хезмәт хакы ала. Икътисадчы Тәлгать Бохаров барлык саннарны анализлап тәфсилле итеп комментарий ясады, сорауларга җаваплар да бирде. Элек сөтне сату бәясе югарырак булганда да сыер савучылар 30 - 40 мең хезмәт хакы алган, быел бәяләр төшүгә дә карамастан хезмәт хакларын киметмәгәннәр, хәтта премияләр дә бирү дә шул хәлдә калган. Димәк, монда хезмәт кешесе өчен кайгыртучанлык беренче планга куелган. Җитәкчеләр һәм белгечләр җәйге лагерь биналарын һәм кардаларны карадылар, терлекчеләрнең һәм белгечләрнең эш шартлары белән таныштылар. Семинарда агро идарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе айваз Абязов, районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов һәм җаваплылыгы чикләнгән "Токым" җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев та катнашты. Алар да үзләренең файдалы киңәшләрен уртага салып сөйләделәр. "Җәй мул һәм арзан сөт чоры. Әмма моның өчен җәйләүдәге бөтен эшләр дә дөрес оештырылган булырга тиеш. Бигрәк тә ашату рационының балансланган булуы шарт. Кардаларда җитәрлек күләмдә салам булу хакында кабатлап тору кирәкме соң? Яшел конвейердан нәтиҗәле файдаланганда гына сөт җитештерүдә динамика булырга мөмкин",- диде агро идарә начальнигы Тәлгать Халитов. Аннан соң ул терлекчелек тармагының дүрт айлык күрсәткечләренә анализ ясады. Аның сүзләренә караганда, бу чорда район буенча туоаем 77214 центнер сөт җитештерелгән. Апрель аенда һәр сыердан уртача 446 килограмм сөт савылган. Кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч тагын да югары. "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле, Городище филиалларында 745 – 733 килограмм, "Цильна" җәмгыятендә 648 килограмм югары сортлы продукция җитештерелгән. Дүрт айда район буенча һәр сыер уртача 1657 килограмм сөт биргән. Мөгезле эре терлекләрдән 735 грамм тәүлеклек артым алынган. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда аз гына үсеш бар. Ел башыннан 2457 яшь үрчем алынган. Шул ук вакытта төрле сәбәпләр нәтәиҗәсендә 44 бозау үлгән. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Гафаров терлекчеләрдән җәйләү чорын максималь файдалануны таләп итте. Семинарда катнашучылар алдында җаваплылыгы чикләнгән "НПИ "Биопрепараты" җәмгыяте директоры, биология фәннәре кандидаты Римма Ибатуллина, "ТРК "Технокорм" җәмгыяте вәкиле Андрей Тимохин, "ФармБиоВет" җәмгыяте вәкиле Руслан Әсәдуллин, һәм "Интервет" җәмгыяте вәкиле Елена Чапурина катнашты һәм чыгыш ясады.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар – Илдар Гыйльметдинов

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча РФ Президенты администрациясендә киңәшмә узды, дип хәбәр итте депутат.

Эстониядә республиканың йөз еллыгына багышлап Сабан туе оештырганнар

Сабан туена Литва, Швеция, Чехия һәм Эстониянең барлык шәһәрләреннән килгәннәр.

Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады

"Газпром"га әлеге тема буенча тәҗрибә-конструкторлык эшен хәзерге вакытта Иннополис университеты башкара.

Әгерҗедә Солтановлар гаиләсе бытбылдык үрчетә

Бүгенге көндә бу хуҗалыкта 2,5 мең баштан артык кош бар.

«Ак Барс» оешмасы Идел буе округында арзанлы суднолар лизингы буенча проект гамәлгә ашыра

Компаниянең партнеры "Сбербанк" була, проект 2 миллиард сумга бәяләнә.