Авыл

Узган елда Чирмешән районының шәхси хуҗалыклары сөт сатудан 75 миллион сум керем алганнар

Районда сөт җыючыларны һәм сөт тапшыручыларны бәйрәмгә чакырдылар, кунак иттеләр, бүләкләр тапшырдылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.
15.05 06:00

(Чирмешән, 15 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров.) Чирмешән районында сөт җыючыларны һәм сөт тапшыручыларны бәйрәмгә чакырдылар, кунак иттеләр, бүләкләр тапшырдылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр, дип яза җирле басма.

Район мәдәният йортында узган чарага йөзгә якын кеше килде.

-Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт, эшегез ел буе җаваплы, - диде район район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, слет кунакларын сәламләп. -Узган елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3798 тонна сөт сатып, 75,4 миллион керем алганнар. Бик зур сумма бу, элеккеге еллардагыдан да шактый, 6,5 процентка күп. Күрсәткечләребезне тагын яхшыртыйк. Сыер, мал асраучыларга республика да нык булыша, мини һәм макро-фермалар төзүчеләргә бик зур ярдәм күрсәтелә, без дә чыгымнарның бер өлешен капларга тырышабыз.

-Гомер бары сыер асрадык, - ди бәйрәмгә Бәркәтәдән килгән Рәйсә апа Гайнанова. -Әле дә ике сыерыбыз бар, берсен, яшьрәген, быел гына алдык. Икесе дә күп сөтле, көненә уртача егермешәр килограмм сөт тапшырабыз – сатабыз.

Сөт акчасын вакытында түлиләр икән. Рәйсә апага мал карашырга улы Фәндәс булыша. Мал азыгын сатып алалар.
-Сыерларны көтүгә кумыйбыз, - ди озакламый сиксән яшен тутырачак, озак еллар колхозда дуңгызлар да караган, сыерлар да сауган ветеран.

-Бездә бит болыннар күп, шунда гына чыгарып бәйлибез. Сөткә бәя түбәнрәк инде дә, нишлисең, аны 5-10 тиенгә дә саткан чаклар булды. Элек азыгы да юк иде бит әле. Әти сугыштан кайтмады, аны хәтерләмим дә. Безне шул сыер яшәткән, ашаткан инде.

Рәхмәт, хезмәтебезне күрә беләләр, бүгенге кебек чарага беренче генә килүем, бик ошады.

Девичья Полянадан Татьяна Аркадьева да кунаклар арасында. Ике сыер асрыйлар, көнгә уртача 20-30 килограмм сөт саталар икән.

-Быел күршеләр белән килешеп, икебезгә бер электр-көтүче алдык, мәшәкатьләребез кимеде, - ди ул. -Менә сөткә бәяне күтәрсеннәр иде дә.

Һәр эштә алдынгылар була. Бүгенге слетта “Иң яхшы сөт тапшыручы“ номинациясендә бернече дәрәҗәдәге Диплом Роза Шәфыйковага (Кара Чишмә) тапшырылды, Айсылу Зәйнуллина (Иске Кади) – икенче, Габбас Хөснуллин (Түбән Кәминкә) – өченче урында.

Тәлгать Могыйзов (Иске Кади) – иң яхшы сөт җыючы. Бу номинациядә Флер Әхмәтҗанов (Кармыш) – икенче, Маргарита Белорусова (Әккәрәй) өченче булдылар.
Солтан Мотыйгуллин (Иске Кади) мөгезле эре терлекне яңарту буенча иң яхшы технолог дип танылды. Кара Чишмәдән Саим Мотыйгуллин – икенче, Рәис Төхвәтуллин (Бәркәтә) – өченче урын ияләре.

“Терлекчелекне үстерү өчен“ номинациясендә урыннар болай бүленде: Илназ Мөхетдинов (Иске Кади авыл җирлеге башлыгы) – беренче, Марат Миншин (Кармыш) – икенче, Рәфис Мингулов (Иске Үтәмеш) – өченче. Әлеге җиңүчеләргә дә Дипломнар һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Слет кунакларын тәмле ризыклар, концерт номерлары белән дә сыйладылар.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар – Илдар Гыйльметдинов

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча РФ Президенты администрациясендә киңәшмә узды, дип хәбәр итте депутат.

Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан роботларын сатып алганнар

Җитештерүдә биш кеше хезмәтен бер робот алыштырачак.

Эстониядә республиканың йөз еллыгына багышлап Сабан туе оештырганнар

Сабан туена Литва, Швеция, Чехия һәм Эстониянең барлык шәһәрләреннән килгәннәр.

Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады

"Газпром"га әлеге тема буенча тәҗрибә-конструкторлык эшен хәзерге вакытта Иннополис университеты башкара.

Әгерҗедә Солтановлар гаиләсе бытбылдык үрчетә

Бүгенге көндә бу хуҗалыкта 2,5 мең баштан артык кош бар.