Татар дөньясы

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Мәскәү татарлары белән очрашты

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншаның Мәскәүдә иҗади сәфәре татар “Штабы” чакыруы белән оештырылды.
15.05 12:39

(Мәскәү, 15 май, "Татар-информ", Александр Долгов). Театр һәм кино артисты Фәнис Җиһанша катнашында Мәскәү татарлары “Штабы”нда “Хуҗа Насретдин Мәскәүдә” кичәсе, ораторлык осталыгыннан мастер-класс һәм Муса Җәлил исемендәге 1186 татар мәктәбендә очрашу уздырылды. Бу хакта Мәскәү татарлары  “Штабы”ның матбугат үзәге хәбәр итә. 

Данлыклы Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншаның Мәскәүдә иҗади сәфәре татар “Штабы” чакыруы белән оештырылды. “Штаб” лидеры Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, артист катнашындагы чаралар Мәскәү татарларын туган телне саклау мәсьәләсендә уяту, активлаштыру максатында үткәрелде.

Беренче чиратта Фәнис Җиһанша 1186 мәктәп укучылары белән очрашты. Казан кунагын мәктәп мөдире Роза Шакирова-Хәбибуллина каршылады һәм мәктәп музейлары, белем йортының 20 еллык тарихы белән таныштырды. Шуннан соң Фәнис Җиһанша мәктәп укучыларына ораторлык осталыгыннан мастер-класс уздырды. Популяр артист балаларны дөрес сөйләм һәм чыгыш әзерләү серләренә төшендерде. Укучыларны бигрәк тә имтиханнан вакытында белгән мәгълүматларны онытмау, укытучы алдында каушап калмау проблемасы кызыксындырды.

Шулай ук Фәнис Җиһанша яшүсмерләр арасында туган телне саклау проблемасын әйтеп узды. Актер балаларны үзара татарча аралашырга, әти-әниләре белән туган телдә сөйләшергә чакырды.

“Әти-әниең сиңа русча дәшсә, син, татарча җавап биреп, аларны шакккатыр”, - диде актер Фәнис Җиһанша.

Мәктәптә очрашу Фәнис Җиһанша башкаруында Кол Шәриф монологы белән тәмамланды. Ахырда актер мәктәп һәм аның укучыларына соклануын белдерде. Аның сүзләренчә, татар ата-аналары балаларын 1186 мәктәпкә укырга күбрәк китерергә тиеш.

«Балаларның татар телен белүләре, ислам дине кыйммәтләрен аңлаулары шатландырды. Бу – Роза Шакирова җитәкчелегендәге укытучылар коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Балачагыма кайта алсам, мин, һишчиксез, бу мәктәптә укыр идем”, - диде Фәнис Җиһанша.

Алга таба Фәнис Җиһанша татар “Штабы”нда яшьләр белән очрашу вакытында шулай ук ораторлык осталыгыннан мастер-класс үткәрде. Очрашуда 70ләп кеше катнашты. Беренче чиратта Фәнис Җиһанша данлыклы Камал театры тарихы белән таныштырды, татар киносы үсешенә тукталды һәм татар телен саклау проблемасын әйтеп китте. Шулай ук Мәскәү татар яшьләре башкалада татар театрын булдыру мәсьәләсен күтәрде.

“Мәскәүдә татар «Штабы» туган телне саклау үзәге булып тора. Минем аңлавымча, “Штаб” – Мәскәүдә татар теле, мәдәнияте һәм тормышы үзәге. Театрыбыз актерларының да биредә булганы бар. 2019 елның гыйнварында Камал театрының Мәскәүдә гастроле узачак. Барыгызны да безнең тамашаларга көтеп калабыз”, - диде Фәнис Җиһанша.

Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты

Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак.

Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә дәүләт һәм дәүләти булмаган система бар.

Милли шура рәисе Алтай крае хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

12 июнь көнне Алтайда Сабан туе узачак территориядә зур фольклор бәйрәме була.

Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды

Мәскәү татарлары “Штабы” Әгерҗе районы Кызыл Наратлык авылындагы “Сәҗдә” мәчетендә ифтар оештырды.