Хәвеф-хәтәр

Мәгариф министрлыгында Лаеш интернат-мәктәбе эше буенча тентү бара

Тикшерүчеләр 44 яшьлек учреждение җитәкчесе Венера Дәүлиеваның җинаять эшчәнлегенә карата тагын бер эпизодны ачыклаган.
15.05 18:43

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф министрлыгында Лаеш интернат-мәктәбе эше буенча тентү бара, тикшерүчеләр үзләрен кызыксындырган документларны ала. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтте.

Татарстанда учреждение җитәкчесе 44 яшьлек Венера Дәүлиевага карата җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Ул “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаятьләр сериясендә шикләнелә.

Алдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме хезмәткәрләре мәктәп җитәкчесе аш пешерүчеләргә азык-төлекнең, шул исәптән итне дә, бер өлешен үзе өчен чыгарырга кушканлыгын ачыклаган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз 230 меңлек азык-төлек үзләштергән. Шулай ук аның күрсәтмәсе нигезендә мәктәпнең машина йөртүчесе 100 меңнән артык бәягә ягулык-майлау материалларын исәптән чыгарган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул даими рәвештә фиктив килешүләр буенча китерелгән азык-төлектән акча алган. Китерелгән гомуми зыян 398 мең сумны тәшкил иткән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, тикшерү барышында Дәүлиеваның җинаять эшчәнлегенә карата тагын бер эпизодны билгели алганнар. Тикшерү фаразлары буенча, ул узган ел уртасында Татарстан Карате берлегенә җәйге лагерь оештыру өчен мәктәп бинасын биргән. Аның өчен 1 миллион 155 меңнән дә ким булмаган акча алган. Бу акча мәктәп хисабына күчмәгән.

Алдан Дәүлиева сак астына алынган булган. Әмма республика Югары суды аны өй сагында калдырган. Бүген яңа эш кысаларында ул кабат тоткарланган.

Интернат-мәктәп директоры җинаять эшенә катышы барлыгын танымый.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.

Туристларга Казанда милли сәнгать белән танышу кызыклы - Гөлчәчәк Нәҗипова

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан музейлары программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Айдар Галимов: Туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара

“Без, кызганычка каршы, барыбыз да шуңа өлеш кертәбез”, - ди җырчы.

Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар

Мәскәүдә Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.