Җәмгыять

Чаллыда мигрантлар өчен үзәк төзелә

Мигрантларны тоту үзәгенә шәһәр бюджетыннан 423 млн сум акча бүленеп бирелгән.
16.05 07:00

(Чаллы, 16 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда мигрантлар өчен үзәк төзеләчәк. Мигрантларны тоту үзәгенә шәһәр бюджетыннан 423 млн сум акча бүленеп бирелгән, дип яза җирле басма.

Әлеге бинаны Чаллының сәнәгать зонасында төзергә планлаштыралар. Ул 270 кешегә исәпләнгән. Территориядә ир-атлар өчен 3, хатын-кызлар һәм гаиләләр өчен 1 блок төзеләчәк.

Шулай ук, мигрантлар өчен төзелүче үзәктә кабул итү бүлмәсе, инфикцион изоляторлы медицина бүлеге, ашханә, балалар һәм спорт мәйданчыгы, 9 ял итү урыны булачак.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

"Мин Казанда еш булам. Гомумән, Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам", - диде Сергей Безруков.

Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимәнең 80 еллыгына багышланган кичә булды.

24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады, Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте.

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Динә Сәгыйтова туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча 543 балл туплаган һәм беренче булган.

Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты.