Мәдәният

Әтнәнең Сәнгать мәктәбе агымдагы елның хисап концертын тәкъдим итте

Джаз уйнауларын да тамашачы бик яратып кабул итте.
16.05 00:00

(Әтнә, 16 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы Сәнгать мәктәбе агымдагы елның хисап концертын тәкъдим итте, дип яза район газетасы.

Концертны данлыклы “Әтнә көе” белән “Тургай” инструменталь ансамбле ачып җибәрде. Джаз уйнауларын да тамашачы бик яратып кабул итте. Укучы балалардан шундый ансамбль туплый алган остазлар бары мактауга лаек.

Тамашачы дигәннән, бирегә башлыча әти-әниләр килгән. Сабыйларының, бәгырь кисәкләренең чыгышын өзелеп күзәттеләр. “Крохи” нәни биючеләре “Я, ты, он, она” исеме астында бик матур бию башкардылар. Бәхәссез, укытучылары Чиркова Дина нык тырышкан. Гомумән, биючеләр төркемнәре башкалардан аерылып торды. Әйтик, укытучы Динә Мамбеткулованың 1 сыйныф укучылары башкаруындагы “Американо”, 2 сыйныфларның “Матроски”, 3 сыйныфларның “Рок-н-ролл” башкаруы, 5 сыйныфта укучыларның “Колыбельная”, “Ал Чәчәк” башкаруындагы “Девчата” биюләрен тамашачы бик җылы кабул итте.

Шунысы күзгә чалынды, фортепианода уйнаучылар арткан. Укытучылары Алсу Хәкимова, Лилия Хидиятуллина, Рафис Фазылҗанов һәм Фәридә Галиеваның хезмәт нәтиҗәләре бу. Җырчылар чыгышы төрле дәрәҗәдә булса да, алар шактый ишле. Әйтик, бу көнне чыгыш ясаучыларның яртысы диярлек җырлады. Биредә оста җырчыларны ачыклап, сәхнәгә чыгара алган укытучыларга рәхмәт әйтү урынлы булыр. 

Нәфис сүз осталары да балкып торалар: Мәдинә Хәкимова да, Айзат Хәйруллин да бик осталар. Беренче чиратта укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсе инде бу. Бу очракта конферанс Ильвина Галиеваны искә алу урынлы булыр. Аның һәр чыгышы залдагы тамашачыны елмаерга мәҗбүр итте, диелә район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты

Милли Шура рәисе Алтай крае дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге белән танышты.

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкләр, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

"Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне җәмгыятьтә үзара аңлашуга тагын бер адым булачагына ышанам”, - диелгән котлауда.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә Казан Мәрьям Ана иконасы соборының интерьерын тәкъдим иттеләр

Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборының төзелеше белән танышты.