Мәдәният

«Мулла» фильмын Татарстанның барлык районнарында күрә алачаклар

Мае ае дәвамында районнарда "Мулла” фильмын төшерүчеләр һәм төп рольләрне башкаручылар белән иҗади очрашулар оештырыла.
16.05 07:15

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Май ае дәвамында Т.Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән "Мулла” фильмын төшерүчеләр һәм төп рольләрне башкаручылар белән иҗади очрашулар оештырыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараларда фильмның генераль продюсеры, «Татаркино» директоры, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова, фильм идеясы авторы Марат Әхмәтшин, төп рольләрне башкаручылар, режиссер Рамил Фәзлиев и актриса Гүзәл Гафарова катнаша.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

20 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады, Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларның 60 проценттан артыгы суктырылды.

Мәскәүдә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт булды

Сәхнәдә Венера Ганиева, Марсель Вагыйзов, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады.

Разил Вәлиев яшь укытучылар белән очрашуда туган телне ничек сакларга икәнен әйтте

“Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет ул”, - диде Разил Вәлиев.

Васил Шәйхразиев "Татар моңы" бәйгесенең киләчәге булыр дип ышана

Камал театрындагы тамашаны Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина, Замирə Рəҗəпова һəм Ришат Əхмəдуллин алып бара.

"Татар моңы" бәйгесенең өч хөкемдарына халык артисты исеме бирелде

Г.Камал исемендәге театрда "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты бара.