Хәвеф-хәтәр

Казан кешесе үги улын җәберләүдә шикләнелә

51 яшьлек үги ата мәктәптән соң ял итәргә теләгән малайга җәза биргән.
16.05 14:16

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Казан кешесе үги улын җәберләүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр март аенда исерек үги ата сөяркәсенең диванда ял итүче 13 яшьлек улына ямьсез сүзләр әйтеп, кулы белән битенә басуын, аннан чәчәләреннән эләктереп алуын ачыклаган. Икенче көнне, шулай ук исерек килеш, 51 яшьлек ир-ат әнисе алдында малайны колакларыннан, чәченнән фатир буйлап сөйри башлаган.

Ир-ат үзенең кыланышын мәктәптән кайткан малайның шунда ук дәресләрен әзерләмичә, ял итүе белән аңлаткан.

Ир бала үги атасының кыланышлары турында социаль хезмәткәргә сөйләгән. Үги ата җинаятькә катнашы барын өлешчә генә таныган.

Бу кешегә карата “Балигъ булмаганны җәберләү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Оренбургта "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк

Кинотасма "Восток&Запад" кинофестивалендә тәкъдим ителә.

Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде

Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде – Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.

В.Соловьев милли матбугатның иң яхшы язмаларын русчага тәрҗемәсен бирергә тәкъдим итте

Россия журналистлары берлеге рәисе ММЧ турындагы законның яңа форматы турында уйланырга тәкъдим итте.