Хәвеф-хәтәр

Мәгариф министрлыгы Лаеш интернат-мәктәбендә тентү турында комментарий бирде

Тикшерүчеләр алдагы көндә Венера Дәүлиеваның җинаять эшчәнлегенә кагылышлы документларны алган.
16.05 13:52

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстан Мәгариф министрлыгы Лаеш интернат-мәктәбе эше буенча тентүләр турында комментарий бирде.

  • Кичә Татарстан Мәгариф министрлыгында Лаеш интернат-мәктәбенең 44 яшьлек директоры Венера Дәүлиеваның җинаять эшчәнлеген тикшерү буенча тентү булды. Тикшерүчеләр кирәкле документларны алды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме хезмәткәрләре мәктәп җитәкчесе аш пешерүчеләргә азык-төлекнең, шул исәптән итне дә, бер өлешен үзе өчен чыгарырга кушканлыгын ачыклаган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз 230 меңлек азык-төлек үзләштергән. Шулай ук аның күрсәтмәсе нигезендә мәктәпнең машина йөртүчесе 100 меңнән артык бәягә ягулык-майлау материалларын исәптән чыгарган.

Бу эшне тикшерү барышында оперативниклар тентү белән Татарстан мәгариф министрлыгына килгән.

“Министрлык расланмаган мәгълүматның тикшерү барышына комачаулык китерергә һәм мәгариф системасы хезмәткәрләре, ата-аналар һәм укучылар арасында Бердәм дәүләт имтиханнары барышында борчу китереп чыгарырга мөмкин булуын журналистларга искәртә”, - диелгән әлеге хәбәрдә.

Министрлык Лаеш интернат-мәктәбендә килеп чыккан хәлгә тикшерүнең ачыклык кертүен көтә, шулай ук тикшерү белән тулаем хезмәттәшлек итә.

“Хәзерге вакытта Министрлык әлеге эш буенча зыян күрүче як буларак катнаша. Тикшерү органнары директор һәм башка кешеләрнең закон бозуын ачыкланган очракта, дәүләткә килгән зыянны кайтару буенча суд процессын башлаячак”, - диелә хәбәрдә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов Россия-Мисыр багланышлары ике илнең мөмкинлекләренә туры килми дип исәпли

Рөстәм Миңнеханов һәм Әбдел-Фәттах Әс-Сиси Татарстан һәм Мисыр арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Миңнеханов һәм Мисыр Президенты террорчылыкка каршы көрәш чаралары хакында фикер алышты

«Проблема чыганаклары булган урыннарда гына көрәшергә кирәкми. Аларны бөтеләй булдырмау зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди

Яр Чаллыда ике баланың кызамык белән чирләвенә шик туу белән бәйле рәвештә, вакцинация үткәрелә.

Татарларны гыйльми яктан өйрәнгән галим эшчәнлеген Казанда конференциядә тикшерәләр

Казанда лингвистика мәктәбенә нигез салган галимгə багышланган Халыкара конференциядә төрле төбәкләрдән килгән 200 галим катнаша.

15 – 21 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Казанда “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең йомгаклау туры бара.