Татар дөньясы

Америкада яшәүче Андрей Дринфельд Хәния Фәрхине яратып тыңлый

Егет татар һәм башкорт телләрен җырлар аша өйрәнгән.
16.05 15:00
(Казан, 16 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Тугыз яшендә Украинадан Америкага күченеп китеп, үзлегеннән татар һәм башкорт телләрен өйрәнгән Андрей Дринфельд Хәния Фәрхине яратып тыңлавын белдерде. Бу хакта ул Айгөл Гыймранованың "Кызыклы әңгәмәдәш" тапшыруында әйтте. 
 
"Башкорт җырчыларыннан Юнир Коланбаев, Наил Шәймәрданов, Марсель Кутуевны яратып тыңлыйм. Татар җырчыларыннан исә Хәния Фәрхине. Кызганыч, ул вафат булды", - диде Андрей Дринфельд әңгәмә барышында. 
 
Егет татар һәм башкорт телләрен нәкъ менә җырлар аша өйрәнгән. Фидан Гаффаров, Илфак Смаков иҗатын Андрей Дринфельд аеруча да якын күрүен әйтте.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров фонограммага җырлаучының чын йөзен ачарга өйрәтте

"Татар радиосы" хитлары" концертында утыздан артык татар эстрада җырчысы тере тавышка җырлаячак.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елга "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проектына керүче шәһәрне атады

Киләсе елга әлеге программага Түбән Кама керәчәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Кама аша күпер кебек хыял иде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.

Татарстан юлларында куркыныч участоклар саны кимегән

Казан-Чаллы юлын төзекләндерү дә һәлакәтләр санын киметте, диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты ярдәмчесе “Казан Экспо” күргәзмә үзәге әзерлеген югары бәяләде

“Юллар 2018” халыкара күргәзмәсе “Казан Экспо” мәйданында беренче тапкыр үткәрелә.