Хәвеф-хәтәр

Әгерҗе башкарма комитеты: Бездә бар да тыныч, эвакуация үткәрелми

Шәһәрдән 8 чакрым ераклыктагы Пугачево авылында элеккеге хәрби складта сугыш кирәк-яраклары шартлый.
16.05 18:03

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетында шәһәрдә барысы да тыныч дип ышандырдылар.

“Әгерҗедә эвакуацияләү үткәрелми. Барлык хезмәтләр дә штат режимында эшли”, - дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Рафаэль Ниязов. “Шәһәрдә шартлаулар ишетелә, әмма төтен юк – җил икенче якка исә. Биредә яшәүчеләргә куркыныч янамый. Ата-аналар балаларын бакчалардан һәм мәктәпләрдән алды. Шәһәрдән китәргә карар итүчеләр дә бар. Бу аларның шәхси эше. Пугачево авылындагы вазгыятьне Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров шәхси контролендә тота”, - дип ышандырды Рафаэль Ниязов.

Алдан “Татар-информ” Удмуртиядә Пугачево авылында элеккеге хәрби складлар территориясендә сугыш кирәк-яраклары шартлавы турында хәбәр иткән иде. Кара төтен күкне биләп алган һәм шартлау тавышлары ачык ишетелә.

Пугачевода яшәүчеләрне эвакуацияләү башлануы турында хәбәр ителә. Удмуртия хезмәттәшләренә Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе ярдәмгә килгән. Хәзергә Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга янгын сүндерү пунктлары әзерлектә тора.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.