Җәмгыять

Антикоррупцион идарә экс-сәламәтлек саклау министры Вафинны гаепли

Вафин 2012 елдан башлап, мәнфәгатьләр конфликты принципларын бозуда гаепләнә.
16.05 19:04

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин фигурасын бүген Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Казан Кремлендә узган Коррупциягә каршы көрәш эше буенча комиссия утырышында гаепләде. Вафин 2012 елдан башлап, мәнфәгатьләр конфликты принципларын бозуда гаепләнә. Ул министрлыкта эшләве белән беррәттән, Казан медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифаларын башкарган һәм үзенең кул астындагы берничә хезмәткәрне дә шунда урнаштырган.

Идарә башлыгы шулай ук Гадел Вафинның максатчан укыту буенча (целевик) абитуриентлар җыю факты турында да әйтеп узды.

“Без, башкаларга караганда, түбәнрәк баллар белән университетка укырга керүче студентларны ачыкладык. Билгеле, аларның әти-әниләре дәрәҗәле”, – диде Марс Бәдретдинов.

“Шушы гамәлләре өчен генә дә аны күптән эштән азат итәргә була иде. Вакытында вазифасыннан китмәү җинаять эше һәм фаҗига белән тәмамланды", – диде идарә башлыгы.

Бу вакытта ул экс-Сәламәтлек саклау министрының мәрхүм урынбасары Елена Шишмаревага бәйле хәлне күз алдында тотты.

  • Быел февраль башында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева ришвәтчелектә гаепләнәнеп, өй сагына алынган иде. Аны 5 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләделәр. Шишмарева 7 февральдә үз мунчасында үле килеш табылды.
  • Гадел Вафин министр вазифасыннан 14 февральдә китте.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимәнең 80 еллыгына багышланган кичә булды.

24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады, Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте.

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Динә Сәгыйтова туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча 543 балл туплаган һәм беренче булган.

Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты.

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.