Җәмгыять

Татарстанда 47 авылны юк итәргә мөмкиннәр

Аларны юк итү тәртибе билгеләнгән.
16.05 21:27

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстанда кеше яшәми торган 47 авыл бар. Аларны бетерү тәртибе билгеләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында белдерелде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Утырышта депутатлар җирле үзидарә турындагы законның ритуаль хезмәтләр оештыру өлешен гамәлгә ашыру буенча фикерләштеләр.

Закон нигезендә зират өчен бирелгән җирләрнең авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать категориясенә күчерү каралган булуы билгеләп үтелде. Хәзергә Татарстанда 3 меңнән артык зират бар. 1024 зират авыл хуҗалыгы, 17 сәнәгать, 1580е торак пунктлар, 37се аеруча сакланыла торган территорияләр һәм объектлар, 386сы категориясе билгеләнмәгән, 19ы урман фонды җирләрендә урнашкан.

Җирләрнең категорияләрен күчерү турындагы документлар Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелергә тиеш, әмма әлегә биш районнан - Буа, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чүпрәле һәм Сабадан гына гариза тапшырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан җир участоклары категориясен зиратка үзгәртү турында Буа һәм Саба районнары буенча гына карар чыгарылган.

Парламентарийлар булмаган авылларны икенче проблема дип атадылар, республикада алар - 47. Ул авылларда да зиратлар бар.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады

"Мин Казанда еш булам. Гомумән, Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам", - диде Сергей Безруков.

Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимәнең 80 еллыгына багышланган кичә булды.

24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады, Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте.

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Динә Сәгыйтова туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча 543 балл туплаган һәм беренче булган.

Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты.