Мәдәният

Саба районы "Йолдызлык" фестиваленең гала концертында Гран-при иясе булды

Районда "Созвездие-Йолдызлык-Саба" фестиваленең гала концерты узды.
17.05 00:00

(Саба, 17 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районы мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба" фестиваленең гала концертын караганнан соң, төбәгебездә елдан-ел яңа йолдызлар кабынуына куанасың. Быел республика күләмендә узучы балалар һәм яшьләр фестивалендә район укучылары аеруча зур уңышларга ирештеләр, мәртәбәле бәйгенең бөтен баскычларын үтеп, гала концертта катнашу бәхетенә ирештеләр. Гран-при иясе дә Саба районы булуы – аеруча зур дәрәҗә. Фестивальдә барысы 175 бала катнашты, дип яза җирле басма.

Бәйрәм кичәсендә районның талантлары берсен-берсе алыштырып кына тордылар. Әлеге тамаша киләчәктә районыбызның танылган алып баручы - конферанcьелар, җырчылар, биючеләр, уен кораллары осталары белән данланасына ныклы ышаныч тудырды. Саба сәнгать мәктәбе һәм мәгариф учреждениеләренең өстәмә белем бирү укытучыларының тырышлыгы, һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге ачык чагылды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та үз чыгышында укучыларның һәм педагогларның уртак тырышлыгын югары бәяләде.

– Бик матур концерт карадык. Әлеге фестивальнең яшь талантларны ачуда роле зур. Бу чыгышларны әзерләүдә күпме көч кергәнен үзегез генә беләсездер. Куйган хезмәтләрегезнең нәтиҗәсе куанычлы. Иң мөһиме шул. Алдагы тормышыгыз да сәхнәдәге чыгышларыгыз кебек матур, якты, күңелле булсын», – диде район башлыгы.

Фестивальдә катнашучыларны тәбрикләргә ТР Президенты аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, «Созвездие-Йолдызлык» иҗатка сәләтле балалар һәм яшьләргә булышлык итү Республика үзәге» директоры Дмитрий Туманов килгән иде.

– XXI гасырның бизәге булган фестивальнең сәләтле яшьләрне барлауда, талантларын ачуда әһәмияте бәяләп бетергесез.

Мин моны иң яхшы проектларның берсе дип саныйм. Ул елдан-ел камилләшә, дәрәҗәсе үскәннән-үсә. Быелгы фестивальдә Саба районы коллективлары үзләренең сәхнә осталыклары белән аеруча сокландырдылар. Бүген беренче тапкыр муниципаль район башлыгы фестиваль Кубогын кабул итеп ала, – диде Туманов һәм сәләтле балаларны үстерүгә керткән зур өлеше өчен Рәис Миңнехановка Рәхмәт хаты, фестивальнең җиңүчеләр медален тапшырды. «Балалар тырышканга медале миңа мени?»- дип шаяртты Рәис Миңнеханов. Район башлыгының кайгыртуы, балаларга конкурсларда катнашу мөмкинлеге тудырылмаса, уңышларга ирешү мөмкин булмаслыгы һәркемгә билгеле. Иң мөһиме – нәтиҗәләр куанычлы, укучыларның, укытучыларның уртак тырышлыгын таләпчән жюри югары бәяләде. Фестивальнең «Уникс» мәдәният сараенда уздырылган гала-концертында Саба сәнгать мәктәбенең Тәнвирә Гыймадиева җитәкчелегендәге «Асылташ» бию коллективы һәм «Вокал-соло» номинациясендә Шәмәрдәннән Динар Гарипов (җитәкчесе Лилия Харрасова) 3нче урынны алдылар. «Пирамида» күңел ачу үзәгендә оештырылган гала концертта Саба сәнгать мәктәбенең Альбина Мөбарәкҗанова җитәкчелегендәге «Яшьлек» бию коллективы 1 урынны яулады.

Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Зилия Вафина (җитәкчесе Ләлә Әхсәнова) иң югары бәягә – Гран прига лаек булды. Күп конкурсларда җиңү яулаган Зилиянең сәхнә киемнәре, башкару осталыгы, үз-үзен тотышы югары дәрәҗәдә иде. «Мин 5 яшьтән бирле җырлыйм. Фестивальдә немец телендә җыр башкардым. «Созвездие»да өч ел рәттән 1 урын алдым, узган ел катнашмадым, ял иттем. Быел менә тагын да зур бәхет елмайды. Әмма аның артында тырышлык, тырышлык һәм тагын бер кат тырышлык ята. Мин быел 11 сыйныфны тәмамлыйм. Алдагы киләчәгемне дә сәхнәдә күрәм», - ди Зилия. «Йолдызлык» фестивале күпләргә зур сәхнәгә юл башы булыр әле, диелгән район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”ны "Татар-информ" сайты аша онлайн язып булачак

Диктант текстын танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова укыячак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Финляндия бизнесы һәм капиталы белән кызыксынуын әйтте

Россия һәм Финляндиянең уңышлы компанияләре вәкилләре "Корстон"да үз предприятиеләре потенциалын күрсәтә.

“Татар радиосы” җитәкчеләре акча түләп җырдан хит ясап буламы икәнен әйтте

"Татар радиосы" үз хитларыннан торган традицион концерт оештыра.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елга "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проектына керүче шәһәрне атады

Киләсе елга әлеге программага Түбән Кама керәчәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Кама аша күпер кебек хыял иде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.