Авыл

Чүпрәле хуҗалыкларында сыерларның продуктлылыгын күтәрү бурычы куела

Районда егермеләп җәйге лагерь бар.
17.05 05:00

 (Чүпрәле, 17 май, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле хуҗалыкларында сыерларның продуктлылыгын күтәрү бурычы куела. Кояшлы җылы көннәр, яшел сусыл азык савымнарны шактый арттырырга мөмкинлек бирә. Кышлату чорындагыга караганда аның үзкыйммәте дә түбәнрәк була. Шуңа күрә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре терлекләрне җәйге лагерьларда асрауны оештыруга зур игътибар бирергә тиешләр, дип яза җирле басма.

Шуны да искәртик, еллык сөт җитештерү күләменең яртысыннан күбрәге җәйләү чорына туры килә. Шуңа күрә бу сезонны файдаланып калу өчен терлекчеләр аңа алдан ук әзерләнә, кардаларны ремонтлыйлар, утлыкларны рәтлиләр, сөт блокларын төзекләндерәләр. Шул ук вакытта терлекчеләр өчен дә уңайлы эш шартлары булдыралар. Ни кызганыч, кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерү буенча үткән елгы дәрәҗәдән түбән эшлиләр. Бу бигрәк тә П.В. Дементьев исемендәге агрофирма филиалларына кагыла. "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Городище, Яңа Элмәле филиаллары һәм "Цильна" җәмгыяте бүгенге көндә тәүлек саен һәр сыердан уртача 25,1 – 22,0 килограмм югары сыйфатлы сөт җитештерәләр. Әлеге хуҗалыкларда савылган сөтнең товарлылыгы да 90 проценттан югары.

"Безнең районда егермеләп җәйге лагерь бар. Аларның бөтенесе дә малларны кабул итәргә әзер. Дезинфикция һәм агарту эшләре тәмамланды. Җитәрлек гектарларда яшел конвейер үстерелә. Аларның торышы яхшы. Барлык көтүлекләр дә көтүчеләр белән тәэмин ителгән. Шуңа күрә агымдагы атна дәвамында барлык хуҗалыкларның да малларын җәйләүгә чыгарып бетерергә кирәк. Бу – бүгенге көннең кичектергесез таләбе. Чөнки фермаларның продуктлылыгын җәйләүгә чыгармый торып арттыру мөмкин түгел. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда бүген без район буенча ярты тоннага сөт азрак җитештерәбез. Күпьеллык үләннәр әйбәт һәм яшел азык өчен чәчелгән арпа басулары да яхшы күренә. Бераз яңгырлар да килеп яуса азыкка кытлык бөтенләй булмаячак. Сүз уңаенда шуны да әйтим, июнь ае башында терлек азыгы әзерләүгә чыгачакбыз. Димәк, анда катнашачак техника май ахырларына кадәр тулысынча ремонтланып бетәргә тиеш. Моны урыннардагы җитәкчеләр дә, баш белгечләр дә шәхсән контрольгә алырга тиешләр",- ди агро идарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе Айваз Абязов.

Әйе, югары савымны ел дәвамында тәэмин итү өчен елның дүрт фасылында да тулы кыйммәтле бер типтагы тукландыру рационы булдыру максатыннан ныклы азык запасы булдырырга кирәк. Бу эшләрне дә чиратка куярга ярамый, диелгән район хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.

Туристларга Казанда милли сәнгать белән танышу кызыклы - Гөлчәчәк Нәҗипова

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан музейлары программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Айдар Галимов: Туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара

“Без, кызганычка каршы, барыбыз да шуңа өлеш кертәбез”, - ди җырчы.

Россия Көрәш федерациясе аккредитациясен 2020 елга кадәр озайттылар

Мәскәүдә Россиядәге иҗтимагый спорт оешмаларын аккредитацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.