Авыл

Чирмешән курсантлары үзләренең җитештерү участогында практика узалар

Нурлат аграр техникумы Чирмешән филиалының 400 гектар чәчүлек җирләре бар, шуның 91 гектарын уҗым культуралары били.
17.05 02:00

 (Чирмешән, 17 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән курсантлары үзләренең җитештерү участогында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә практика узалар, дип яза район газетасы. 

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалының 400 гектар чәчүлек җирләре бар, шуның 91 гектарын уҗым культуралары били.

-Агымдагы елда 120 гектарда арпа, 60 гектарда бодай чәчәргә планлаштырабыз, -ди филиал директоры Владимир Островский. –Җитештерү базасында эшләргә курсантларны да җәлеп иттек, алар практиканы да шунда үтәләр. Биредә хезмәт куючы егетләребезнең барысы да бик акыллы, тырыш, җаваплы укучылар. Һәрберсе мактауга лаек.

Владимир Александрович белән студентлар эшли торган кырга юнәлдек. Казанка юлы буенда, тау битендә урнашкан участокта арпа чәчәргә ниятләгәннәр. Әлеге мәйданны рәткә китерү өчен филиал коллективы нык тырышкан, берничә ел элек көнбагыш үстергәннәр. Бүген монда филиалның дүрт бәрәмлек техникасы эшли.

-Орлык, ягулык, запас частьләр белән, яшермим, проблема бар, -ди филиал директоры. - Ләкин аларны хәл итәбез. Чәчүне ничек булса да соңга калдырмыйча төгәллисе иде. Тракторларыбыз да иске, кайберләренә 40 ел булгандыр. Студентлар аларны үзләре ремонтлап, карап торалар. Менә бу, 2005нче елгы МТЗ-1221 тракторында Алексей Егоров эшли. Молодец егет. Яхшы укый, эштә дә сынатмый. Узган елны комбайнны өйрәнде. Былтыр республика бәйгесендә икенче урын алып кайтты. Быел техникумны тәмамлый. Мин аңа үзебездә мастер булып калырга тәкъдим итәм.

Ранис Дәүләтшинның МТЗ -80 тракторындагы кечкенә генә кызыл флаг ерактан ук күренеп тора. Филиал шулай алдынгы механизаторын билгели икән. Директор аны да мактап кына телгә алды. Ранис та быел диплом алырга җыена. “Җәйгә армиягә китәм, аннан соң карарбыз әле”, -ди ул, планнары белән кызыксынгач.

-Безнең бит әле монда ДТ-75 тракторы да бар. Аны беренче курс студенты Сергей Громов иярли. Үзе ремонтлап чыкты. Ул тракторга да 40 ел бардыр, -ди Владимир Островский.

Без килгәндә чәчү агрегаты туктап тора иде, ватылган икән. Механизатор, мастер Юрий Портнов һәм аның студентлары шунда ук ремонтка керешкәннәр. Бу чәчкечне күптән түгел алганнар, әмма ул да ватылмыйча тормый шул.

Кызу эш көннәрендә студентларга йокы юк. Иртән сәгать җиденче яртыга җыелалар. Техниканы да карап алырга кирәк, аннан кырга китәләр. Теләкләре булса, иртән үк филиал ашханәсеннән чәй эчеп китәргә мөмкин, төшке, кичке ашка да аларны монда алып кайтып ашаталар. Билгеле, егетләргә хезмәт хакы да каралган, диелгән район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар – Илдар Гыйльметдинов

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча РФ Президенты администрациясендә киңәшмә узды, дип хәбәр итте депутат.

Эстониядә республиканың йөз еллыгына багышлап Сабан туе оештырганнар

Сабан туена Литва, Швеция, Чехия һәм Эстониянең барлык шәһәрләреннән килгәннәр.

Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады

"Газпром"га әлеге тема буенча тәҗрибә-конструкторлык эшен хәзерге вакытта Иннополис университеты башкара.

Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан роботларын сатып алганнар

Җитештерүдә биш кеше хезмәтен бер робот алыштырачак.

Әгерҗедә Солтановлар гаиләсе бытбылдык үрчетә

Бүгенге көндә бу хуҗалыкта 2,5 мең баштан артык кош бар.