Сәясәт

“Соңгы кыңгырау” белән туры килүенә карамастан, Дәүләт Советы утырышын күчермиләр

“Әгәр бик кирәк булса, бәлки, Миргалимовны Дәүләт Советы вәкиле буларак “Соңгы кыңгырау”га җибәрербез дә”, - диде Юрий Камалтынов.
17.05 11:01

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 38нче утырышы, “Соңгы кыңгырау” белән туры килүенә карамастан, 24 май көнне узачак. Бу хакта бүген Татарстан парламентының Президиум утырышында билгеле булды.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина 38нче утырышны 24 майда уздыру тәкъдиме кертелгәнен әйтте. Коммунистлар партиясе лидеры Хафиз Миргалимов бу көнне мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәреләчәген искәртте.

“Без соңгы кыңгырау дип кенә көнен күчермәбез инде. Әгәр бик кирәк булса, индивидуаль тәртиптә карап, бәлки, Миргалимовны Дәүләт Советы вәкиле буларак “Соңгы кыңгырау”га җибәрербез дә", - диде Юрий Камалтынов.

Депутатлар арасында Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйрәм көнен билгеләгәндә алдан ук планлаштырсын иде, пәнҗешәмбе гел сессия бит диючеләр булса да, Юрий Камалтынов бу башкарма хакимият һәм закон чыгару органы эшен капма-каршы куярлык очрак булмавын әйтте.

“Соңгы кыңгырау җитди бәйрәм, әмма бөтен депутатлар да бу чараларда катнашыр дип уйламыйм. Шуңа күрә сессияне уздырырбыз. Ә мәктәпләр чакырыр өчен башка кешеләрне дә табарлар. Беркетмәгә Миргалимов позициясен кертербез”, - диде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

20 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады, Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларның 60 проценттан артыгы суктырылды.

Мәскәүдә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт булды

Сәхнәдә Венера Ганиева, Марсель Вагыйзов, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады.

Разил Вәлиев яшь укытучылар белән очрашуда туган телне ничек сакларга икәнен әйтте

“Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет ул”, - диде Разил Вәлиев.

Васил Шәйхразиев "Татар моңы" бәйгесенең киләчәге булыр дип ышана

Камал театрындагы тамашаны Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина, Замирə Рəҗəпова һəм Ришат Əхмəдуллин алып бара.

"Татар моңы" бәйгесенең өч хөкемдарына халык артисты исеме бирелде

Г.Камал исемендәге театрда "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты бара.