Җәмгыять, Авыл

Татарстанда 28 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар

Татарстанда 559 торак пунктта таш юллар юк.
17.05 12:23

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 28 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачаклар. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасы үтәлешен контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында билгеле булды.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстанда барлыгы 3 мең 76 торак пункт исәпләнүен, шуларның 559ында асфальт юллар һаман булмавын әйтте. Аның сүзләренчә, быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы - 69,4 км. Авылларның 20сендә юл төзү эшләре федераль бюджет хисабына башкарылачак.

Былтыр исә республикада 27 торак пункт арасында 88,7 км озынлыкта каты өслекле юл салынган. 2011 елдан бирле 402 торак пункт асфальт юл белән тоташтырылган. Артем Чукин әйтүенчә, авыллар эчендә дә юлларны тәртипкә китерү буенча эш бара. Бу эшләр өчен акча муниципаль юл фондларыннан күчә. Быел бу 872 млн сум тәшкил итә. “Бу акчалар торак пунктлар эчендә якынча 150 км юлны тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде ул.

Утырышта катнашучылар авыл җирлекләрен үстерү буенча программаларның сүлпән булуын билгеләп үттеләр. Авыл территорияләрен үстерү буенча башка критерийларны кертергә, бу мәсьәләне киңрәк куярга кирәк, диючеләр булды.

Комитет рәисе Таһир Һадиев авылның көндәшлелек сәләте индексы ни дәрәҗәдә булуын ачыклау өчен, социаль тикшеренү үткәрергә кирәклеген белдерде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимәнең 80 еллыгына багышланган кичә булды.

24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады, Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте.

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Динә Сәгыйтова туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча 543 балл туплаган һәм беренче булган.

Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты.

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.