Җәмгыять

Башкортстанда Сабан туйлары Рамазан аенда да үткәреләчәк

Бүген Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Сабан туе бәйрәмнәренең районнар буенча үткәрелү графигын раслаган Карарга кул куйды.
17.05 16:09

(Уфа, 17 май, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстанда Сабан туйларын үткәрү Рамазан аеннан кичектерелеп тормаячак. Башкортстанның рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында китерелгән Указ тексты буенча, Сабан туе бәйрәмнәрен үткәрүне беренче булып Стәрлетамак шәһәре һәм Кырмыскалы районнары башлый. Аларда бәйрәм 26 майда узачак.

2 июньдә бәйрәм эстафетасын Әлшәй, Архангель, Авыргазы, Благовар, Бүздәк, Бөрҗән, Дәүләкән, Дүртөйле, Зианчура, Зилаер, Куергазы, Мәләвез, Стәрлетамак, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла районнары халкы кабул итеп ала.

10 июньдә Сабан туйлары Әбҗәлил, Аскын, Баймак, Бакалы, Бәләбәй, Белокатай, Белорет, Бишбүләк, Бөре, Благовещен, Борай, Гафури, Ярмәкәй, Илеш, Ишембай, Калтасы, Кыйгы, Краснокама, Кушнаренко, Миякә, Нуриман, Стәрлебаш, Тәтешле, Чакмагыш, Шаран, Яңавыл районнарында һәм Күмертау шәһәрендә узачак.

12 июньдә Башкортстан башкаласы Уфа Сабан туе кунакларын үзендә кабул итәчәк. 16 июньдә исә бәйрәм – Дуван, Караидел, Күгәрчен, Мәчетле, Мишкә, Салават, Чишмә районнарында, 30 июньдә – Салават шәһәрендә һәм Балтач районында, 7 июльдә Иглин районында уза.

  • Былтыр Рамазан ае вакытында Татарстанда Сабан туйларының вакыты июльгә күчерелү сәбәпле, ике республика халкы милли бәйрәмне төрле вакытта билгеләгән иде. Быел да шул ук хәл кабатлана.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимәнең 80 еллыгына багышланган кичә булды.

24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады, Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте.

Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Динә Сәгыйтова туризм өлкәсендә экскурсия хезмәте күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча 543 балл туплаган һәм беренче булган.

Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты.

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.