Сәясәт

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады

Карарга Татарстанның мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү буенча сөйләшүләргә ачык булуы турында фикер өстәлергә мөмкин.
24.05 14:53

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты белән килешмәү турында рәсми карар кабул ителде.

  • Закон проекты РФ халыкларының туган телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен ирекле укыту белән бәйле.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев федераль закон проектының иртән комитет утырышында каралганын һәм депутатларның аны бертавыштан хупламаска, дип тавыш биргәнен әйтте.

Бу мәсьәлә буенча Разил Вәлиев бүген сессия утырышында докладын тәкъдим итте.

Әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләрен депутатлар Татьяна Воропаева, Ксения Владимирова, Рафаэль Юнысов, Мәгъзүм Сәлахов җиткерде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев закон проектына карата фикерен белдереп: “Татарстан парламенты Россия Федерациясе Конституциясе бозылу яклы карар кабул итә алмый”, – диде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, карарга, проблеманы хәл итү юлларын эзләү буенча Татарстан консультацияләргә, сөйләшүләргә ачык, дигәнне дә формалаштырып кертүне тәкъдим итте.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.