Рәсми Татарстан

Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан Татарстан Президенты мөрәҗәгате

Каравон киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч бирер дип ышанам, диелә котлауда.
26.05 09:15

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. 

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус мәдәнияте бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Кабатланмас, ягымлы һәм үзенчәлекле бу бәйрәмнең тамырлары бик ерак гасырларга барып тоташа. Республика халкы, кунаклары, төрле милләт кешеләре аны тансыклап көтеп ала. Россиянең төрле төбәкләреннән монда әлеге гаҗәеп вакыйганың тылсым көче берләштергән күпсанлы коллективлар һәм тамашачылар җыела.

Каравонда рус халкының бик борынгы уен җырлары яңгырый, иҗади байлыгы чагылыш таба. Анда катнашучыларның җан аваздашлыгы, рухи бердәмлеге, эчке матурлыгы вакыйгаларга үзенчәлекле төсмерләр өсти. Бәйрәм традицияләре рус мәдәниятенә ихлас гашыйк кешеләр тарафыннан кадерләп саклана һәм үстерелә. Кулга-кул тотышып, түгәрәк тирәли «кояш йөреше» уңаена әйлән-бәйлән уйнау аеруча матур тәэсирләр калдыра.

Каравон киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген, мәдәниятара багланышларны ныгытуга, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.

Бу күркәм бәйрәмнең  кунакларына, барлык татарстанлыларга тынычлык, игелек һәм иминлек телим.

Киң мәйдан сиңа, Каравон!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.