Фән һәм мәгариф

Татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертиза узып федераль исемлеккә кертелгән

49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән.
28.05 10:49

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар узып федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән. Ягъни, укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

“2017нче елның октябре вакыйгаларыннан соң татар теле дәреслекләренә, уку әсбапларына, укыту методикаларына янәдән бер анализ ясалды. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар узып федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән. Ягъни, укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар. Укыту программалын камилләштерү һәм гамәлдә булган татар теле дәреслекләрен куллануны бүгенге көн шартларына туры китерү максатыннан Мәгарифне үстерү институты дәреслек авторлары белән берлектә методик ярдәмлекләр булдыралар”, - диде ул.

Рафис Борһанов хәбәр итүенчә, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә татар телен ана теле буларак һәм татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен дәүләт теле буларак укытуны камилләштерү максатыннан төп гомуми белем программаларының үрнәк варианты эшләнә. Программаларда татар телен өйрәнүне чит тел өйрәнү һәм милли методикаларга нигезләнү күздә тотыла.

“Алдагы елларда заман таләпләренә туры китереп татар теленнән яңа төр дәреслекләр булдыру буенча эш башланган инде. 1-2 сыйныфлар өчен дәреслекләргә апробация үткәрелгән. 2018-2019 уку елында 3-4нче сыйныф дәреслекләрен сынап карыйбыз. Дәреслек язу күп хезмәт, вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә. Шул сәбәпле, менә бүгеннән яңа дәреслекләр була, дип әйтү мөмкин түгел”, - дип билгеләп узды министр.

Аның фикеренчә, укытучыларны әзерләү, яңа алымнарга өйрәтү дә - заман таләбе. “Укытучыларның белемен күтәрү курсларында яңа технологияләрне үзләштерү, шул исәптән коммуникатив технологияләрне дәресләрдә куллану, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максат итеп куела”, - диде ул.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.